Алабугада 3 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшеп үлгән

Алабугада өч яшьлек кыз җиденче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Тикшерүчеләргә билгеле булганча, кыз 7 нче катта урнашкан фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Баланың әтисе эштә булган, ә әнисе кер юу белән шөгыльләнгән. Шул вакытта бала тәрәзә төбенә менгән һәм бөҗәкләр кермәсен өчен куелган челтәргә ябышып, аска егылып төшкән.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгаткан. Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

 


Фикер өстәү