Илһамлы бәйрәм. Казанда Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшырдылар

Икенче тапкыр тапшырылучы премиягә Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Фердинанд Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәүдәт Гыйләҗев лаек булды. Легендар җырчы Флюра Сөләймановага мәртәбәле бүләкне 84 яше тулган көнне тапшырдылар. Калган лауреатларны кичә сәхнәдә тәбрикләделәр.

– Илһам абый гомере буе милләткә хезмәт итеп яшәде. Ул һәрвакытта да тамашачы белән аралашты, милләт һәм тел турындагы фикерләрен үтемле итеп җиткерә белде. Милләт дип, татар дип янды. Бу сыйфат барлык җырчыларга да хас түгел. Эшен, бөтен нәрсәсен калдырып, концерттан соң да халык белән очрашып сөйләшергә, аңлатырга, өмет бирергә вакыт таба иде, – диде тантанада Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, төрле төбәкләрдәге Сабантуйларда иң беренче булып Илһам абыйны, Әлфия апаны көтәләр иде.

– Бергә килсәләр, анда яшәүче халык чын мәгънәсендә  рәхмәт хисләре кичерә, үзләрен бәхетле хис иткәндер. Әлеге премияне булдыру – Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү һәм бүгенге җырчыларыбызга, яшьләргә өмет бирү дә ул. Татар халкы һәрвакыт җырлап яшәде. Халыкка моң, җыр аша тәрбия бирү Илһам абыйның төп эше иде, – диде Милли Шура рәисе.

«Илһам Шакиров – халкыбызга Ходайдан бирелгән бүләк». «Халык җырлавы» номинациясендә премия лауреаты Фәүдәт Гыйләҗев әнә шулай диде.

– Илһам Шакиров премиясенә лаек булу – минем өчен бик зур горурлык. Без аны мәктәптә укыган чаклардан тыңлап, яратып, сокланып үстек. Легендар шәхесебезнең җырлары, моңнары халык күңелендә мәңге яшәр дип уйлыйм. Татарстан җитәкчелегенә, Мәдәният министрлыгына минем җырга зур бәя биргән комиссия әгъзаларына олы рәхмәтемне белдерәм, – диде Фәүдәт Гыйләҗев.

«Үзебез исән чакта онытмабыз». «Халык җырлавы» номинациясенең тагын бер премия лауреаты Әсхәт Хисмәт «Зәңгәр шәл» спектакленнән «Шәкерт» җырын башкарды.

– 1937 елда Кәрим Тинчурин кулга алынгач, «Зәңгәр шәл» спектакле сәхнәдән төшә. Тинчурин аклангач, 19 елдан соң Ширияздан Сарымсаков спектакльне яңартып куя. «Карурман» сәхнәсендәге «Шәкерт» җырын җырларга Казан консерваториясенең икенче курсында укучы Илһам абый Шакировны чакыра. Спектакль ай буе аншлаг белән бара. Ә «Шәкерт» җырын халкыбыз Илһам абыйдан көн саен икешәр тапкыр җырлата торган була. Илһам абый исемендәге бүләкне алуым белән мин бик бәхетле. Җитәкчеләргә һәм комиссия әгъзаларына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Халкыбызга бик рәхмәт. Үзебез исән чакта Илһам абыйны онытмабыз дип уйлыйм, – диде Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов.

Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Резедә Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, шулай ук Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Зөлфирә Шәйдуллина һәм Илһам Шакиров исемендәге II Республика премиясе лауреатлары чыгыш ясады. Галиәсгар Камал театры актерлары Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Искәндәр Хәйруллин башкаруында шагыйрьләрнең легендар җырчыга, татар җырына багышланган әсәрләреннән юллар яңгырады.

 

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү