Татарстанда бер ирнең йөрәге 16 тапкыр туктаган

Республика клиник хастаханәсе табиблары инфаркт кичергәннән соң операция вакытында йөрәге 16 тапкыр туктаган ир-атны үлемнән коткарып калган. Бу хакта “БИЗНЕС Online” басмасына РКБ матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Хәбәрдән күренгәнчә, ике атна элек мәктәптән кызын алганда, ирнең йөрәге “тоткан”. Ул якындагы клиникага – Комлы Кавал авылындагы амбулаториягә тукталган. Биредә аңа беренче ярдәм күрсәтеп, “Ашыгыч ярдәм” машинасында РКБга алып киткәннәр.

“Кабул итү бүлмәсендә ир-атның кан басымы һәм йөрәк тибеше югалган, реанимация таләп ителгән. Реаниматолог Рафаэль Әсхәт улы Вәлиәхмәтов кирәкле ярдәм күрсәтеп, шәфкать туташлары белән бергә аны реанимация бүлмәсенә алып кергән. Рентген-хирург Дмитрий Сергеевич Кочнев сырхауга ике стент куйган, шул ук вакытта аңа һаман реанимация ярдәме кирәк булган. Ир-атның йөрәген дефибриллятор белән 16 тапкыр эшләтеп җибәрергә туры килгән”, – дип сөйләгәннәр матбугат хезмәтеннән.
Реаниматолог һәм кардиологлар ирне бер атна эчендә аякка бастырган. Хәзер инде ул өендә.


Фикер өстәү