Пенсионер хатын элеккеге фатирын сатып алучыны суйган

Красноярск краеның Ачинск шәһәрендә 44 яшьлек ир-атны үтерү факты буенча җинаять эше кузгаттылар. Коточкыч җинаятьтә 60 яшьлек пенсионер хатыннан шикләнәләр, дип хәбәр итә җирле Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, узган ел хатын-кыз бурычлары аркасында үз фатирын югалткан. Аны сату-алуларга чыгарганнар һәм 44 яшьлек ир-ат сатып алган. Ир-ат хуҗа хатынга бераз вакыт фатирда яшәргә мөмкинлек биргән.

Бу елның 16 июлендә әлеге хатын фатирын сатып алучы белән очрашырга булган. Ул аңардан тагын бераз вакыт өйдә яшәргә мөмкинлек бирүне сораган. Ир-атка бу ошамаган һәм аның белән бәхәскә кергән. Шуннан соң пенсионер сумкасыннан алдан әзерләнгән аш пычагын чыгарып, ир-атның күкрәгенә һәм муенына суккан. Болар барысы да «Тойота Камри» салонында булган.

Канга баткан ир-ат машинасында хастаханәгә киткән. Килүгә ул машинадан чыгып, берничә адым атлап, егылган һәм үлгән. Бу вакытта пенсионер хатын качып өлгерә. Аны тиз тапканнар, ул тоткарланган.


Фикер өстәү