Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын биш үлем очрагы расланган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада 1934 елда һәм 1947 елда туган хатын-кызлар, 1951, 1955 һәм 1958 елда туган ир-атлар үлгән.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диелгән хәбәрдә.

Бүгенгә республикада коронавирустан 252 үлем очрагы теркәлгән.


Фикер өстәү