Мәчет янында кара битлектән һәм эчке киемнән видеога төшкән 40 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачканнар

Аңа 300 мең сумга кадәр штраф яки бер елга ирегеннән мәхрүм итү янарга мөмкин.

Ярымшәрә блогерлар гыйбадәханәләр янында кылануларын дәвам итә. Бу юлы 40 яшьлек хатын-кыз Мәскәүнең Тынычлык проспектында урнашкан Җәмигъ мәчете янәшәсендә эчке киемнән һәм балаклавадан видеога төшеп шаккатырган.
Инстаграмда халык шәрә килеш фото-видеога төшүгә мөкиббән китүчеләрнең дин йортлары тирәсенә сырышу сәбәбен аңлый алмыйча йөди. Блогерны хәзер полиция эзли. Аңа “Дин тотучыларның хисләрен мыскыл итү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Мәчет янында кышкы суыкта эчке киемнән видеога төшкән хатын-кызга 300 мең сумга кадәр штраф яки бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
ТАСС Россия Тикшерү комитеты Мәскәү буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Юлия Иванова сүзләренә таянып язганча, видеодагы хатын-кызның кем булуы билгеләнгән дә инде. Якын араларда, ведомствога чакыртып, аннан һәм видеога төшерүчеләрдән сорау алачаклар.


Фикер өстәү