Ярымшәрә килеш урамда йөргән баланың әти-әнисе штраф түлиячәк

Казанның “Салават күпере” торак комплексында яшәүчеләр подъездда ярымшәрә килеш басып торган малайны видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырган. Кадрлардан күренгәнчә, бала подъездда штан һәм аяк киемнән генә басып тора. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, бала карда аунаган.

Полиция баланың әти-әнисе белән сөйләшкән. Алар фатирдан күченергә җыенуларын һәм малайның җиһазлар ташыган вакытта өйдән чыгып китүен әйткән. Әти-әниләргә карата үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ протокол төзелгән.


Фикер өстәү