Казанның Бауман урамында Яңа ел иллюминациясе авып, кибет тәрәзәсен ваткан

Аны товар бушатырга килеп туктаган йөк машинасы аударган.
Татарстан башкаласының җәяүлеләр урамын әкияти дөньяга әйләндереп, аллы-гөлле утлар белән бизәп торучы гөмбәзләргә һәр ел саен диярлек йә һава шартлары, йә үтеп-сүтеп йөрүче техника зыян ясый.
Тагын шулай булган. Кибеткә товар китергән “Газель” ялгыш кына иллюминация баганасына тиеп киткән һәм аны аударган. Шул ук вакытта гөмбәзнең бер өлеше сувенирлар кибете тәрәзәсенә “килеп кергән”. Хәзер аны торгызу өчен байтак кына хезмәт куярга кирәк.
Сүз уңаеннан, узган елда да Яңа ел бизәгенә нык кына “эләккән”. Кар-буран, шулай ук йөк машиналары аңа дүрт тапкыр зыян салган.


Фикер өстәү