Социаль ипотека программасы эшлиме әле?

– Бюджет өлкәсендә эшлим. Фатир алыр идем. Социаль ипотека программасы әле дә эшлиме?  Бу программа буенча Казанда фатирның бер квадрат метры күпме тора икән? Шул хакта аңлатсагыз иде.

Гөлназ Гәрәева

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат сәркатибе Гөлзада Кычакова:

– Социаль ипотека программасының туктаганы да юк. Узган ел бу программа буенча 280 мең квадрат метр торак тапшырылды. Фатир алуга чиратка басу өчен, эш урынында яки район хакимиятендәге торак комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар нинди документлар кирәген әйтә. Аларны алып килгәч, бу программа буенча фатир бирелергә тиеш дисәләр, торак бәясенең 10 проценты  күләмендә беренчел кертем сорыйлар. Шул акчаны түләгәннән соң, сезгә Торак фонды шәхси бит ача. Сез анда логин һәм пароль белән кереп, алга таба фатир оту конкурсында катнаша башлыйсыз. Торакның бер квадрат метры бәясе төрле җирдә төрлечә. Казанда хәзерге вакытта 54 мең сум тора.


Фикер өстәү