Сак бул: поши килеп чыкмасын!

Татарстан юлларында кыргый хайваннарның килеп чыгу очраклары арткан. Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәренә караганда, соңгы вакытларда Баулы, Биектау, Алабуга һәм Түбән Кама районнарында 7 шундый очрак теркәлгән.

Бигрәк тә пошилар һәм кыр кәҗәләре көпчәк астына еш эләгә икән. Шуңа күрә йөртүчеләрдән  тизлекне тиешледән аттырмау, җәнлекләрнең килеп чыгу куркынычы турында кисәтүче юл билгеләренә игътибарлы булу сорала. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, кыргый хайваннар тыюлык, заказниклар яки урманнар тирәсеннән үткән юлларга күбрәк чыга. Шуңа күрә мондый урыннардан узганда аеруча сак булырга кирәк.

Җәнлекне бәрдергәндә яки юлда җәрәхәтләнгән, һәлак булган җан иясенә тап булганда, бу хакта кичекмәстән 112 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.


Фикер өстәү