Фәрит Мөхәммәтшин Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән берлектә эшләү буенча совет утырышында катнашты

Мәскәүдә Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән берлектә эшләү буенча совет утырышы булды.

Аны Федерация советы Рәисе урынбасары, Совет рәисе Константин Косачев уздырды. Видеоконференц-элемтә режимында үткәрелгән утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән берлектә эшләү советы рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Республика парламенты башлыгы фикеренчә, Россиядә традицион кыйммәтләрне ныгытуда күпмилләтле халыкның нигезен тәшкил итүче традицияләр һәм гореф-гадәтләрне саклау, үстерү зур роль уйный.
– Без Татарстанда Россия Президенты Указы белән расланган «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләре»н кабул итүне хупладык, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу документта шулай ук безнең күпмилләтле республикабызны борчып килүче барлык мәсьәләләр дә күздә тотылган.
Парламент башлыгы искәртүенчә, Татарстан Республикасы төрки, славян, фин-угыр халыкларын, ислам һәм христиан цивилизациясен, әхлакый башлангычларын берләштерә. «Күп гасырлардан бирле толерантлык традицияләре, бер-беребезнең ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен аңлау, үзара ихтирам һәм ышану хисләре сакланып килә. Күпмилләтле Татарстан өчен төп кыйммәтләр бу», – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе, гражданлык җәмгыяте институтлары, аерым алганда, Татарстан Халыклар ассамблеясы эше бик мөһим булып кала, диде. «Киң җәмәгатьчелек катнашында даими үткәрелеп килүче чаралар кешеләрнең үз тамырларын, әти-әниләре телен белергә, ата-бабалары традицияләрен лаеклы дәвам итәргә теләүләрен күрсәтә», – диде ул.
Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуга аерым тукталып, Фәрит Мөхәммәтшин: «Минемчә, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау күбрәк игътибар таләп итә. Әхлак нигезләре башта – гаиләдә, аннан соң мәктәпләр һәм уку йортларында салына», – диде.
Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме рекомендацияләрдә исәпкә алыначак. Алар утырыш йомгаклары буенча дәүләт хакимияте органнарына юлланачак.


Фикер өстәү