Фәрит Мөхәммәтшин: «Гомуми бурыч – алга таба да Татарстанны тынычлык-татулык җире итеп калдыру»

Гомуми бурыч – алга таба да Татарстанны тынычлык-татулык җире итеп калдыру. Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясы советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевск районына эшлекле сәфәре барышында шулай диде. Биредә ул «СинЭргия» яшьләр үзәген ачуда катнашты, Халыклар ассамблеясы советының күчмә утырышын үткәрде.

– Алексеевск районы – республикабыз кебек үк, күпмилләтле, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып. – Биредә милләтара тынычлык-татулыкны саклау, мәдәниятләр һәм традицияләрне, туган телләрне үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Безнең иң зур кыйммәтләребез бу.

Парламент башлыгы искәртеп үткәнчә, республика Рәисе Дәүләт Советына еллык Юлламасында ата-бабаларыбызның тарихи хәтерен, мәдәни мирасны киләчәк буыннарга тапшыру зарурилыгына аерым игътибар юнәлткән. Халыкара хәлләр бик катлаулы булган бер мәлдә тынычлык-татулыкны саклау аеруча мөһим.

Алексеевск районы хакимияте башлыгы Сергей Демидов районда милли сәясәтне гамәлгә  ашыру турында сөйләде. Биредә 59 авыл-бистәдә 22 милләт вәкиле – барлыгы 25 мең кеше яши. «Мәдәниятләр һәм диннәр мәсьәләсендә бернинди каршылыклар юк. Безнең бурыч – һәр халыкның мәдәниятен саклау гына түгел, бәлки әле киләчәк буыннарга да тапшыру», – диде ул.

Утырышта миграция сәясәте мәсьәләсенә аерым тукталып үтелде. Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Рыжикова сүзләренә караганда, Татарстан чит илдән килүчеләр саны буенча Идел буе федераль округында алдынгы урыннарның берсен били. Бары тик коронавирус пандемиясе чорында гына мигрантларның бераз кимүе күзәтелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, соңгы вакытларда миграция хәлләре бездә дә, федераль дәрәҗәдә дә билгеле бер борчу тудыра. «Бүген халыклар арасында тынычлык, җәмәгать тәртибен һәм иминлек булдыру буенча безгә өстәмә бурычлар йөкләнде», – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе басым ясап әйткәнчә, республика вузларында белем алучы чит илләр студентлары белән эшне көчәйтергә кирәк. «Кайбер очрашулар үткәрдек. Нәтиҗәләр сөендерерлек түгел, мәгариф оешмалары җитәкчелеген бөтенләй бизәмәгән очраклар да бар, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу мәсьәләләрдә битарафлыкка юл куелмаска тиеш. Башка илләрдән килгән студентларның сыйфатлы белем һәм тәрбия алуы, рус телен белүе кирәк».

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, республикага эшкә килүчеләрне кабул итү, урнаштыру мәсьәләсе белән тиешенчә шөгыльләнү дә мөһим. «Алар безнең икътисадый яктан нык үскән республикабызга эш эзләргә килә икән, без моны кайгыртырга тиеш. Алга таба да бергәләшеп күпмилләтле Татарстанны нәтиҗәле үстерү, тынычлык-татулыкны саклау максатында эшләячәкбез», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

Утырышта кайбер оештыру мәсьәләләре дә каралды. Аерым алганда, Сарман районында Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллеген ачу турында карар кабул ителде. Моннан тыш Ассамблеяга яңа оешма керде. Татарстан белән Кытай арасында мәдәни традицияләр һәм гореф-гадәтләрне үстерү буенча «Кытай берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары Ассамблеяга керү теләген белдерде.

 


Фикер өстәү