Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Татарстанда 24 октябрь кичке алтыдан 25 октябрь кичке алтыга кадәр һава шартлары бозыла: көчле җил, буран, бозлавык көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе шул хакта кисәтә.

Көндез һәм төнлә юлларда бозлавык, кар түмгәкләре барлыкка киләчәк. Төнлә секундына 15 метрга кадәр көчле җил, көньяк һәм көнчыгыш районнарда көчле буран.

Чәршәмбе – 25 октябрьдә Татарстанда һава температурасы -6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +1…-2градус.

Сүз уңаеннан, кичә Казанда– беренче кар, аннан соң – яңгыр яуды. Нәтиҗәдә кичен Татарстан башкаласы юлларында 8 баллы “бөке”ләр хасил булды.


Фикер өстәү