Табигать тә сыный: кар, яңгыр һәм бозлавык көтелә

Татарстан синоптиклары якын көннәрдә һава торышының начараюы хакында кисәтә.
Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, бүген, 21 апрель көнне, Татарстан циклонның алгы өлешендә “кайный”. Атмосфераның активлыгы нәтиҗәсендә иртә белән дә, кич белән дә көчле яңгыр явачак.

Кайбер урыннарда яшен дә көтелә. Көнчыгыштан искән җилнең тизлеге – секундына уртача 15-20 метр, урыны белән 24 метрга да җитәргә мөмкин. Төнлә температура +1… +6, көндез +6…+11 градус. Республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава +13… +18 градуска кадәр җылынырга мөмкин.
Чәршәмбе көнне циклон көнчыгышка таба күчеп, Татарстан аның тыл өлешендә калачак. Көндез яңгыр һәм юеш кар явар дип фаразлана. Төнлә азрак, урыны-урыны белән генә булыр дип көтелә. Иртә белән көньяктан исә башлаган җил, төньяк-көнбатыш юнәлешкә күчеп, урыны белән секундына 15-20 метрга җитәчәк. Температура төнлә +1… +6, көндез +4… +9 градус булыр дип көтелә.
Пәнҗешәмбе көнне болытлы һава булыр дип фаразлана. Кар һәм яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртә белән буран чыгуы да бар. Төньяк-көнбатыштан искән көчле җил үзенең көчен саклый. Һава торышы салкыная. Төнлә ул -3.. +2 булса, көндез +1… +6 дан артмый. Урыны белән җиргә кар ятачак, юлларда бозлавык көтелә. Сак булыгыз! Мөгаен, машина хуҗалары көпчәкләрне җәйгегә алыштырып бетергәндер инде.


Фикер өстәү