Бәя төшкәч, кемгә файда?

Россиядә дә дөньякүләм кризисның билгеләре торган саен күбрәк сизелә. Әмма безне икътисадның процент капиталына нигезләнгән моделенә соңрак калып кушылуыбыз һәм гадәттән тыш бай ил булуыбыз коткара.

Инфляция төп проблемаларның берсе булып калуын дәвам итә. Үзәк банк аналитиклары, инфляциянең быелгы фаразланган күләмен 7 процентка җиткерү кирәк, диләр. Бәяләр тотрыклылыгының әлегә хыял гына булып калуын Үзәк банкның бу атнада төп ставканы янә күтәрергә җыенуы да дәлилли. «Российская газета»ның дүшәмбе санында «Банк России почти наверняка поднимет ключевую ставку на следующей неделе» дигән язма ярылып ята. Төп ставка 14 процент булыр, диләр. Инфляция 7 генә процент булса, төп ставканы алай ук күтәрмиләр. Димәк, 7 дип әйтәбез, тагын кимендә 7не уйда тотабыз. Кредитлы икътисад өчен инфляциядән бигрәк, дефляция куркыныч. Германиядә әнә бәяләр котырып түбәнгә төшә башлаган. Җитештерүчеләр бәясе индексы 14,7 процентка төшкән. Мондый хәл 1949 елдан соң беренче тапкыр икән. Иң эре сәүдә челтәрләре азык-төлеккә бәяләрне 5–25 процентка кадәр түбәнәйткәннәр. Кулланучылар өчен бәя төшү сөенеч булса да, капитализм өчен чынлап та бәла ул дефляция: беренчедән, халык кулында акча юклыкны аңлата, икенчедән, эшсезлек чәчәк атуына ишарә итә, өченчедән, бәя төшкәч, кешеләр кредит алудан туктый.

Россиягә әле тиз генә андый куркыныч янамый. Көнбатышта бәяләр төшү чимал урнаштыруны проблемага әйләндерә. Санкцияләр килеп кушылгач, эш тагын да кыенлаша. Газга санкцияләр кертелмәде, әмма аны сату авыр. Кытайга визит вакытында «Себер көче – 2» торбасы турында килешүгә ирешелмәде. Сәясәтчеләр Европага саткан газны Кытайга озату турында фанфаралар какса да, тармак белгечләре моның реаль түгеллеген әйтә. Алдагы елларда газны геосәясәт коралы итеп файдалану тискәре нәтиҗәләр бирә. Пекинның Мәскәү саткан чималга бәйлелеккә төшәсе килми. Киләчәктә Мәскәүдә, кытайлар туңа, дип сөенеп утырмаслар дип кем гарантия бирә ала? Шуңа күрә Кытайда Казахстан белән яңа газ күләмнәре турында килешү төзиләр, Мәскәүне өметләндерәләр генә.

Торба газы урынына сыекландырылган газ сатуга өметләр дә акланмый. Аны җитештерү һәм экспортлау да беренче яртыеллыкта 5–10 процентка кимегән.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов  

 


Фикер өстәү