«Син мәңгегә минем йөрәгемдә»: Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимовны соңгы юлга озаттылар

Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант, җырчы, 32 яшьлек Артур Кусимовны туган ягы – Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылында соңгы юлга озатканнар. Бу хакта Элвин Грейның апасы Регина Юльякшина сүзләренә сылтама белән Интертат хәбәр итә.

«Бәхил бул, Кусимчик. Син мәңгегә минем йөрәгемдә»,- дип яза ул социаль челтәрләрдә, Артурның кабере фотосын куеп.

Кичә дуслары һәм якыннары яшь музыкант белән Казанда, хушлашу залы янында саубуллашканнар иде. Артурның үлеме сәбәбен йөрәге кинәт туктау дип әйттеләр.

Бүген мәрхүмне туган авылы зиратына алып кайтып җирләгәннәр.

 


Фикер өстәү