Элвин Грей музыкант Артур Кусимовның үлеме сәбәбен хәбәр итте

Музыкант, җырчы Артур Кусимовның үлеме сәбәбе ачыкланган.  32 яшьлек егет йөрәге кинәт туктаудан бакыйлыкка күчкән.

Бу хакта Артурнын дусты, сәхнәдәше Элвин Грей социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Артур Кусимовны иртәгә, 24 октябрьдә, туган авылы – Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләячәкләр.

ССВ (сердечная смерть внезапная) – йөрәктә килеп чыккан җитешсезлек аркасында табигый кинәт үлем. Барыннан да элек йөрәкнең кан йөрешен җайга салучы өлешләрендә (желудочки сердца) йөрәк тибешенең бик нык көчәюенә (тахиаритмия) бәйле. Тахиаритмия йөрәк кинәт кенә авырта башлаганнан соң бер сәгать эчендә килеп чыга.


Фикер өстәү