Икмәк ник кыйммәтләнә соң? Рәшит Фәтхерахманов фикерләре

Газета укучылар, бәлки, хәтерли торгандыр: җәй төгәлләнеп, көзгә аяк басарга җыенганда, мәгълүмат кырында, ипи бәясе ун процентка күтәреләчәк, дигән хәбәр таралды. Рәсми даирәләр моны шунда ук кире какты: булмас, диделәр. Дәлил ышанычлырак булсын өчен, рус телле «Forbes»тан тәрҗемәсез генә цитата китерик: «Минсельхоз заявил, что информация «не имеет ничего общего с действительностью» и что динамика цен на хлеб в 2023 году не превысит уровень общей инфляции». Җәй ахырында ипи бәясе турында «фейк» таратучыларның дәлилләре көчле иде ләкин: санкцияләр, Мәскәүнең «ашлык килешүе»ннән чыгуы, сумның йомшаруы…

Көз үтеп, икмәк үскән кырлар ак юрганга төренде. Рәсми рәвештә зур уңыш җыеп алу хакында рапорт күренде: быел россиякүләм 151 миллион тонна ашлык суктырылып, амбарларга салынган. Планета масштабында карасак та, уңыш зур, биржаларда ашлыкка бәяләр төшә. Әмма… «Российская газета» соңгы санында Россия шәһәрләрендә икмәккә бәя күтәрелү турында язма бирә. Мәскәүдә, ди, 2022 елның гыйнварыннан 2023 елның октябренә кадәр ипи бәясе 83 сумнан 101 сумга кадәр үсте. Газета икмәк кыйммәтләнгән төбәкләр арасында Татарстанны да искә ала. Россия буенча икмәк уртача 63 сумнан 73 сумга кадәр күтәрелгән икән. Оппозициядәге икътисадчылар әйткәнгә караганда бераз ныграк та кыйммәтләнгән әле, ун проценттан да артып киткән. Ростов өлкәсенең статистикасы, мәсәлән, 2021 ел белән чагыштырганда икмәкнең кайбер төрләренә бәяләр 45,7 процентка үсүен әйтә.

Ипи – фәкыйрьләр ризыгы, шуңа күрә аның бәясе «тешли». Кара уылдыкка бәя күтәреләме-төшәме – берәүне дә дулкынландырмый, ипи хакы исә социаль тетрәнүләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә аның бәясен йөгәнләп торырга тырышалар. Әмма массакүләм кулланылыштагы бу ризыкның бәясе турында сүз барганда, Авыл хуҗалыгы министрлыгы бакчасына таш ату урынсыз. Татарстанда авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакына күз салыйк әле. Республика буенча ул 45585 сумга тәңгәл. Күрсәткече 28–29 мең сумны гына тәшкил иткән районнар да бар. Ә республикадагы уртача хезмәт хакы быелның июнь аенда 62 мең сумнан артык. Килешәсездер: аерма сизелерлек. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр дә ипине сатып ала. Кыйммәткәрәк тә алалар әле. Авылда эшче куллар кытлыгы булмасын дисәк, хезмәт хакын шәһәрдәгедән югарырак итәргә кирәк булыр иде… Ләкин мәсьәләнең иң аянычлы ягы шунда: ашлыкка бәя үсмәде диярлек, кимеде дә әле. Быелның августында җитештерүчеләрдә бодайның тоннасы 150 доллар булган, ә 2022 елда – 280 доллар. Дөрес, ноябрь – декабрьгә бодай бәясе 30–40 процентка кыйммәтләнер дип фаразлаганнар җәй көне. Кыйммәтләнгәч тә үткән елдагыдан арзанрак чыга барыбер.

«Икмәк ник кыйммәтләнә соң?» – дигән сорауның җавабы шуңа күрә катлаулырак. Ипи бәясендәге ашлык өлеше 12–23 проценттан артмый, ди Россия ашлык союзы президенты Аркадий Злочевский. «Российская газета» да раслый моны: «В булке хлеба затраты на пшеницу (муку) составляют не более 15 процентов от ее общей себестоимости», – дип яза. Димәк, бәя күтәрелүнең сәбәбе бөтенләй башкада. Ипигә бәя тотрыклы булсын өчен, иң беренче адым аның бәясендәге ашлык өлешен 50–60 процентка җиткерү булыр иде. Укучыга бу парадокс булып тоела торгандыр, әмма икмәк бәясен күтәрмичә дә бу пропорциягә ирешеп була. Әйтик, салымнар өлеше ашлык өлешеннән дә зуррак. Ипи бәясенә турыдан-туры салымнар гына түгел, әйтик, ягулык салымнары да үз өлешен өсти. Бензин бәясендә салым өлеше 80 процентка җитә, диләр. Ягулык бәясе бар товарларга да бәяне ярыйсы ук өсти…

Гомум инфляция дигән нәрсә бар бит әле. Акча очсызлана икән, бәяләр котылгысыз рәвештә үсә. Үзәк банк төп ставканы күпме генә күтәрмәсен, бәяләр тукталмаячак. Бәя үсешен бер генә юл белән туктатып була: акча басуны туктатасың. Үзәк банк коммерция банкларына акчаны каян алып бирә? Табышыннан диярсез инде. Чынлап та, процентлы кредит биргәч, Үзәк банкка арттырып түлиләр. Шул артыклык табыш булырга тиеш. Процентны никадәр күтәрсәң, табыш шуның кадәр зуррак булачак һәм Үзәк банк күбрәк кредит бирә алачак. Әйдәгез, Үзәк банкның 2022 елга отчетын карыйк әле. «Россия банкы, – дип хәбәр итә «Интерфакс», – 2022 елда 721,7 миллиард сумлык зыян күрде, бу 2021 елгы зыяннан 27 тапкыр күбрәк». «Шуның кадәр акча югалткач, Үзәк банк акчаны каян алып, кредит бирә?» – дигән сорауны тагын бер кабатлыйк. Җавабы гади генә: акча станогын эшләтә. Илдә акча күләме арткач, аның бәясе төшми кала алмый инде. Базарның төп законнарының берсе бит бу: нәрсә күп, шуңа бәя төшә. Акчаның бәясе төшәчәген һәркем алдан белеп тора, шуңа күрә аны күпме генә процент белән бирмәсеннәр, күбрәк алып калырга тырыша. Бәясе төшә торган акчаны чиновниклар ил икътисады өчен мөһим дип саналган тармакларга юнәлтәләр. Авыл хуҗалыгы андый тармаклар хисабына керми. Субсидияләнә ул, сүз дә юк. Кредитлар белән дә күмәләр, әмма, бердән, масштаблар бүтән, икенчедән, авыл хуҗалыгы продукциясенә бәя күтәрелсә, аны административ рәвештә тотып торырга тырышалар. Йомырка бәясенә Генпрокуратура катнаша башлый. Бәясен ясалма рәвештә тотып торалар икән, ул тармакка үз иреге белән инвестицияләр ясамый берәү дә. Тавык фабрикалары һәм алардагы тавыклар саны кими, әйтик. Саннарны китереп тормыйк, чынлап та, Россиядә кош-корт һәм терлекләр саны коточкыч темплар белән кими. Я дефицит, я бәя күтәрелү дигән ике юлның берсе кала. Прокурор санкцияләре беренче юлга илтә.

Боларның барысын да бер формулага җыеп була: кешеләрнең Аллаһ каршындагы бәясе төшсә, товар бәяләре үсә. Риба (процент капиталы) – Аллаһ тарафыннан катгый тыелган җиде зур гөнаһның берсе. Тыелган нәрсә белән массакүләм һәм ачыктан-ачык шөгыльләнеп, кешеләр Хак Тәгалә каршында үз бәяләрен төшерә. Шулай булгач, ипигә бәя ник күтәрелмәсен? Бәяләр күтәрелүнең котылгысызлыгын автор менә шулай аңлый һәм аңлата да.


Фикер өстәү