Бүләк өчен уенда катнашу гөнаһмы?

Социаль челтәрләрдә дусларыңны күрсәтеп, язма астында комментарийлар калдыру һәм лайклар куйган өчен ниндидер бүләк уйнату популяр. Дини яктан бу рөхсәт ителгәнме? Бүләк өчен генә болай уйнау ялганда катнашу булмыймы?

Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәтенең Шәригать бүлеге җитәкчесе Булат Мөбарәков җавап бирә:

– Ислам финанс учреждениеләренең аудит һәм бухгалтерия хисабы оешмасының «Бәйгеләр һәм бүләкләр» дип исемләнгән 55 нче номерлы шәригать стандартында болай диелә: «Маркетинг бүләге – теге яки бу товарны, хезмәтне алга үстерү яисә билгеле бер сәүдә урыннарына инвесторларны җәлеп итүгә юнәлдерү өчен махсус уйлап табылган бүләк. Компания, үз эшләнмәләрен яисә үз хезмәтләрен сатып алсыннар өчен, бүләк уйнатырга, баллар системасын кулланырга яисә бүләкне гади генә тапшырырга мөмкин.

Товарны, хезмәтне сатып алу шартын куймыйча, бүләк уйнату рөхсәт ителгән. Сатып алырга тәкъдим ителә торган товар яисә хезмәт бүләк уйнатуның шарты булган очракта, шәригать күзлегеннән рөхсәт ителгән булырга тиеш». Димәк, әгәр дә товарны сатып алу шарт итеп куелмаган булса, «Instagram»да бәйгеләр уздырып бүләк уйнату – дөрес гамәл. Бүләкнең шәригать законнарына туры килүе дә шарт булып тора. Ә Аллаһыга яхшырак мәгълүм.

(«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан)


Фикер өстәү