Адәм баласы планлаштыра, Аллаһы Тәгалә хәл итеп куя. Мул уңыш җыеп алырга зур өметләр баглаган игенчеләрнең кәефләре бүген әнә шундыйрак шул. Яңгырлы салкын һава торышы әлегә кыр эшләрен алып барырга мөмкинлек бирми. Шунлыктан быел урып-җыю кампаниясе темплары 2018 елгыга караганда сүлпәнрәк.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә бу уңайдан борчылуын яшермәде.
Ул китергән мәгълүматлар буенча, әлегә бөртекле һәм кузаклы культуралар 88 мең гектардан (фаразланган мәйданнарның 6 проценты) җыеп алынган, 287 мең тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан уртача 32,7 центнер уңыш чыга. Шул ук вакытта көзге бодай чәчү мәйданнарының 19 процентыннан суктырылган, уртача уңыш гектарына 34 центнерны тәшкил итә. Борчак – 18 процент, көзге арыш – 9 процент, арпа 5 процент мәйданнан җыеп алынган. Ә узган ел бу вакытта 214 мең гектар мәйданнан 643 мең тонна ашлык җыеп алынган булган.
Министр әйтүенчә, кайбер районнар июльнең өченче декадасы башында яхшы һава шартларыннан файдаланып калган һәм шактый мәйданнан уңыш җыеп алган. Нурлат районы 22 процент мәйданда 25 мең тонна ашлык суктырырга өлгергән, уртача уңыш гектарына 35 центнер тәшкил иткән. Әлки районы аграрийлары 24 процент чәчүлекләрдән уңыш җыеп алган, әмма әлегә уңыш 26 центнер гына булган. Зәй районында бөртекле һәм кузаклы культуралар 7,2 мең гектардан (19 процент) җыелган. Республикада әлегә иң югары уңыш та зәйлеләрдә – 46 центнерга якын. Урып-җыю эшләрен башлап җибәрүчеләр арасында Әлмәт, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чирмешән, Кама Тамагы районнары да бар.
Өмет – кояшта
Һава торышы яхшы гына торса, игенчеләр, бер көнне дә сарыф итмичә, җиң сызганып эшкә тотынырлар иде дә, тик синоптиклар августта да яңгырлы көннәр фаразлый.
– Быел урып-җыю эшләренә соңрак керешелде, әлегә һава торышы да көйсез тора. Алда да матур көннәр вәгъдә итмиләр. Шуңа күрә комбайн басуга керә алганда, бернигә дә карамастан, уңышны җыеп алу ягын карарга кирәк. Узган гасырның 70-80 нче елларында икмәкне кар астыннан алырга туры килгән иде. Мондый хәл кабатланмасын өчен, эшне иртәрәк төгәлләү сорала. Шулай иткәндә көч тә, чыгым да азрак кирәк булачак, – ди Марат Әхмәтов.
Шуңа күрә министр район башлыкларына да, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә дә, фермерларга да урып-җыю тактикасына җитди карарга кирәклеген ассызыклады. Яңгыр туктап торса да, ашлыкның дымлы булуы урып-җыю эшләрен кыенлаштыра.
Димәк, хуҗалыкларга үз ашлык киптерү комплексларын актив кулланырга кирәк булачак. Министр әйтүенчә, республикада, тәүлек буе барлык киптергечләрне кулланып, 150 мең тонна ашлык киптерергә мөмкин. Хуҗалыкларның һәм икмәк кабул итү предприятиеләренең киптерү куәте Тукай районында – 7 мең, Нурлатта – 6 мең, Чүпрәледә – 5 мең тоннадан артык, Актаныш, Буа, Кукмарада тәүлегенә 4 мең тоннадан артык, Әлкидә – 5 мең, Апас, Арчада – 5 мең тоннага якын.
Министр сүзләренчә, башка районнарда да киптергечләр бар, әмма аларның җитештерүчәнлеге кимрәк.
– Ашлыкны киптерү өстәмә чыгымнар таләп итә, әлбәттә, әмма үстерелгән икмәкне югалту ул – әхлак кысаларына сыя торган хәл түгел, – ди Марат Әхмәтов.
Мондый чакта бердәмлек тә сынала. Республиканың икмәк кабул итү предприятиеләре үз киптерү җайланмалары булмаган яки аларның җитештерүчәнлеге җитәрлек булмаган хуҗалыкларга ашлык киптерү буенча хезмәт күрсәтергә әзер. Министр әйтүенчә, бу хезмәтләрнең бәясе республиканың барлык Икмәк кабул итү пунктларында да диярлек бертөрле.
Суктырылган мәйданнар 6 процент кына булуга карамастан, аграрийларга тиздән көзге культуралар чәчүгә дә керешергә кирәк булачак.
– Бүген бу участоклардан игенне җыеп алып, аларны тиешле параметрларга җиткерү, орлыкларның чәчү үзлекләрен билгеләү бик авыр. Яз көне уҗымнарны яңадан чәчмәс өчен, бу культураларны вакытында һәм сыйфатлы итеп чәчәргә кирәк, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Шулай ук министр көзге чәчү өчен күчмә фонд орлыгы булмаганлыктан, хуҗалыкларда да вазгыятьнең киеренке булуын хәбәр итте.