Сынатмаска! Кайсы район нинди уңыш белән сөендерә?

Ниһаять, бу атнада барлык хуҗалыклар да уракка төште. Яңгыр мулдан явып, моңа кадәр керә алмыйча торган басуларда да комбайн гөрелтесенең тынып торганы юк. 1 август мәгълүматлары буенча, республикада 292 мең гектардан артык мәйданда 845 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш – гектарыннан 28,9 центнер. Кайсы район нинди уңыш белән сөендерә соң? Без шуны белештек.       

Быел Арча районына яңгырлар чагыштырмача мулрак эләкте. Һәрхәлдә, июнь аенда республикадагы корылык турында язма әзерләгәндә, иң күп явым-төшем аларга туры килгән иде.

– Быел беренче уракка 1,5–2 атна элек төшкән идек. Шуннан соң яңгырлар яву сәбәпле, бераз тоткарланырга туры килде. Шуңа күрә бөтен хуҗалыклар да бу атнаның дүшәмбесендә генә керештеләр, – диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ленар Абдуллин. – Балтач районына якын булган «Ватан» агрофирмасы кырларында соңгы атналарда явым-төшем күп булды. Шунлыктан алар керә алмыйча торган иде. Язгы кыр эшләрен башкарганда һәрвакыт зуррак уңышка өмет итәбез, әлбәттә. Барлык эшләрне җиренә җиткереп башкарабыз. Тик уңыш без көткәнчә түгел инде. Телибезме-юкмы, табигать шартлары үз эзен калдыра. Әйтик, Мари Эл белән чиктәш хуҗалыкларда июль уртасына кадәр бер тамчы яңгыр яумады. Аларда уңыш та шуның кадәр генә. Районда бу вакытка 176 мм явым-төшем булырга тиеш иде, тик аның яртысын да җыеп бетереп булмады.

Идарә башлыгы сүзләренчә, язгы культуралар бераз сынатса да, көзге культураларга өмет зурдан.

– Яңгырлар явып узган басуларда уңыш начар түгел, – ди ул. – Әлегә гектарыннан 28,5 центнер уңыш алабыз. Комбайннар борчак, көзге бодай һәм арпа басуларында эшли. Язгы бодайга әллә ни өмет баглап булмый, чөнки сирәк тишелде. Арпа да шулай ук. Соңгы яңгырлар вакытында боз да төшкәләде, ул да бераз зыян салды. Терлек азыгын җитәрлек әзерли алдык.

Аграрийлар өчен уңышны җыеп алу гына түгел, аны отышлы бәядән сату да мөһим. Тик әлегә анысы куандырмый.

– Гомумән алганда, кәеф начар түгел, – ди бу уңайдан Ленар Абдуллин. –  Тик аны кырган иң зур нәрсә – җитештергән продукциягә бәя булмау. Арыш бүген 6–6,5 сум тора. Сөтнең бәясе булмаганлыктан, төзелеш планлаштырган хуҗалыкларның эшләре торып тора. Аңа карамастан, кыр батырлары үзләренә йөкләнгән эшне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыгарга тырыша.

Баулы – явым-төшем иң аз эләккән һәм май суыклары шактый мәйданнарына зыян салган районнарның берсе. Монда кыраулар төшеп, 2000 гектардан артык мәйданнардагы культуралар һәлак булды. Аларны кабат чәчәргә туры килде.

– Уракка узган җомгада төшкән идек. Әлегә көзге культураларны суктырабыз, – диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альберт Талипов. – Безнең районда чәчүлек басуларына корылык кына түгел, салкыннар да зур зыян салган иде. Кәефләребез бик төште. Шөкер, июль башыннан бирле яуган яңгырлар кабат чәчкән басуларга җан өрде, зыян килгәннәренә дә файдасы зур булды. Андый культураларның уңдырышлылыгы азрак, әлбәттә. Гектарыннан 16–20 центнер гына чыга. Ә язгы культураларның уңышы 20 центнердан күбрәк булыр дип өметләнәбез. Шуңа күрә кәефләребез начар түгел. Терлек азыгы җитәрлек. Июль яңгырларының файдасы зур булды.

Кыраулар зур зыян салган тагын бер район – Минзәлә аграрийларының да хәлен белешеп алдык.

– Былтыргы кебек рекордлы күрсәткечләр юк, әлбәттә. Шуның яртысы гына. Район буенча уртача 28 центнер уңыш чыга. Булганының бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алырга кирәк,  – диде идарә башлыгы Илфар Халиков. – Кырауның күңелсез нәтиҗәсе булды инде ул. Көзге культуралар матур гына кышлаган иде югыйсә. Хәзер ява торган яңгырлар бер ай алдан булса, тагын да яхшырак буласы иде. Ләкин безнең очракта аның бервакытта да артыгы юк. Явым-төшем техник культураларга, язгы арпа, бодай, арышларга аеруча кирәк иде. Анысына сөенәбез генә.

Кама Тамагы районында да эшләр тулы куәтенә бара. Хәзерге вакытта барлык чәчүлек мәйданнарының 17 процентыннан 26 мең тонна икмәк суктырганнар. Идарә башлыгы Илфат Вәлиев әйтүенчә, чыгышы уртача 39–40 центнерны тәшкил итә.

– Бездә дә корылык булды, ләкин технология белән эшләү файда бирде. Әлегә без чыккан икмәктән канәгать. Борчактан кала, башка язгы культураларга тотынмадык әле. Бездә июльдә дә яңгырлар әллә ни күп булмады, – диде ул.

Республикада урып-җыю барышы

Район Суктырылган мәйданнар (гектар) Җыелган ашлык  (тонна) Уңдырышлылык (гектарыннан цент нер)
Аксубай 16213 40132 24,8
Буа 5086 47668 31,6
Биектау 2190 6911 31,6
Кайбыч 6530 25092 38,4
Мөслим 7477 16080 21,5
Тәтеш 11585 52113 45,0
Ютазы 2350 4058 17,3
Чистай 5989 18602 31,1
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча  

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү