Махсус хәрби операция зонасына киткәндә «Киек каз юллары» җырын башкарып, интернетта популярлык казанган Артур Хәсәновның гаиләсенә зур кайгы килгән.
1 августта аның әтисенең гомере өзелгән.
«Кадерле әтием, авыр туфрагың җиңел булсын. Мин сине мәңге онытмам», — дип язган Артур Хәсәнов социаль челтәрдә.