Алтайдагы вертолеты һәлакәте корбаннары саны 6га җитте

Алтайда Ми-8 вертолеты һәлакәте корбаннары саны алты кешегә кадәр артты, дип хәбәр итә ТАСС Алтай крае Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән.

Барнаул хастаханәсендә вертолет бәрелү вакытында бортта булган хатын-кыз да үлгән булып чыкты.

Ми-8 вертолеты һәлакәтендә башта дүрт кеше һәлак булуы һәм ун кешенең зыян күрүе турында хәбәр ителде.

Исегезгә төшерәбез, вертолет 27 июльдә Алтайда егылып төште. Беренчел мәгълүматлар буенча, утырту вакытында вертолет чыбыкларга эләгә, шуннан җиргә төшеп яна башлый.


Фикер өстәү