Фәрит Мөхәммәтшин Алтай Республикасында яшәүче татарлар белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алтай Республикасындаә гомер кичрүче милләтләребез белән очрашты. Очрашу Татарстан парламенты делегациясенең Алтай Республикасына рәсми сәфәре кысаларында Таулы Алтай шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узды.

Очрашуда Алтай Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Эжер Ялбаков, Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтай рәисе урынбасары Герман Чепкин, Дәүләт Җыелышының Милли сәясәт, мәгариф, мәдәният, иҗтимагый берләшмәләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары комитеты рәисе Наталья Екеева, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова һәм Ркаил Зәйдуллин катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин татар диаспорасы вәкилләрен сәламләп аларга Татарстан Республикасы Рәисенең, республика Дәүләт Советының һәм Хөкүмәтенең изге теләкләрен ирештерде. «Бер очрашу – бер гомер, без бүген Алтай Республикасының уңышлы үсүенә бик шатбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Үз традицияләрен, динен, телен саклап калучы кешеләр бездә зур хөрмәт уята. Һәр халык үз телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли киемнәрен һәм аш-суларын саклап калырга тели, һәм сез татар мәдәниятенең бу үзенчәлеген монда – Алтай җирендә саклап яшисез. Бу безнең Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының берләшүе».

Дәүләт Советы Рәисе Алтай татарларына Татарстанда ватандашлар катнашында уздырыла торган зур чаралар турында сөйләде. 2022 ел мөселман дөньясында Идел буе Болгарының рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу билгесе астында узды. Милләттәшләребез татар дин әһелләренең 12 нче Бөтенроссия форумында, шулай ук Казан шәһәрендәге Җәмигъ мәчетенә таш салу тантанасында һәм халкыбызны берләштерә торган башка чараларда катнаштылар.

Парламент башлыгы республикада мәгариф һәм тәрбия эшенә, туган телләрне саклау буенча программаларны тормышка ашыруга тукталды, милли мәгарифне үстерүгә аерым игътибар бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин «Алтай крае татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Әнвәр Әминовка, шулай ук татар мәдәни автономиясе активистларына туган телне саклау максатында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Мин сезгә бүгенге очрашуыбыз, күңел җылысы һәм шундый ерак җирләрдә туган телебездә аралашу мөмкинлеге тудырганыгыз өчен рәхмәтлемен, – диде ул. – Татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм мәдәниятенә мөнәсәбәтегезне күрү бик күңелле».

Әнвәр Әминов әйтүенчә, хәзерге вакытта Алтай Республикасында татар милли-мәдәни үзәген булдыру турындагы документ әзерләнә, бу, һичшиксез, безнең республикалар арасында мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгытуга тагын бер адым булачак.


Фикер өстәү