Римма Ратникова: балаларга әхлакый тәрбия бирү спорт белән бергә тормышка ашырыла

Апрель аенда «Динамо» Бөтенроссия спорт җәмгыяте үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм алдыннан Татарстанда «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» федераль проекты һәм Татарстан Спорт министрлыгы иҗтимагый советларының уртак утырышы узды. Очрашуда «Динамо» оешмасының балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә эшчәнлеге турында сөйләштеләр.

Утырышта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, Татарстан Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча комиссиясе рәисе Римма Ратникова һәм Татарстанда «Балалар спорты» һәм «Чикләрсез Спорт» партия проектлары координаторы Ольга Павлова катнашты.

Бүген балаларга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү аеруча мөһим һәм актуаль, диде Римма Ратникова. Аның фикеренчә, 90 нчы елларда чит ил иҗтимагый фондлары йогынтысы нәтиҗәсендә, бу өлкәгә көчле һөҗүм ясалды. “Россия Федерациясенең барлык кануннарыннан “тәрбия” сүзе алып ташланды. Кызганыч, патриотик, рухи-әхлакый тәрбия көн кадагыннан төшеп калды. Бу безнең илгә каршы юнәлдерелгән көчле идеологик көрәш. Украинага да шундый ук басым ясалды, анда тарих дәреслекләре яңадан язылды, нәтиҗәдә алар йогынтыны күпкә көчлерәк хис иттеләр. Әгәр кеше үз тарихын аңламаса һәм туган илен яратмаса, билгеле, туган илен якламаячак һәм аның иминлеген кайгыртмаячак”, – диде Римма Ратникова.

Докладлар, фикерләр һәм тәкъдимнәр белән спорт юнәлешендә эшләүче белгечләр – Татарстанның «Динамо» оешмасы рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин, «Балалар спорты» проектының республика иҗтимагый советы рәисе Диана Сафарова, «Балалар спорты» проектының рәистәше Ринат Абзалов, Татарстан Дзюдо федерациясе вице-президенты Раил Моратшин, Россия сугышчан сәнгатьләр берлегенең Татарстан буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков, Татарстан Стендка һәм пулялы ату федерациясе президенты Сергей Демин һәм «ЯҢА СПОРТ» спорт маркетингы агентлыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм «Казан Марафоны» спорт чараларын уздыру үзәге директоры Вадим Янгиров чыгыш ясады.

Алар үз юнәлешләре буенча гамәлгә ашырыла һәм аерым игътибар таләп итә торган проектлар, максатлар турында сөйләде. Мисал өчен, «Балалар спорты» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы чаралар комплексы спорт залларын төзекләндерүне һәм аларны җиһаз белән тулыландыруны, балалар лагерьларында спорт мәйданчыклары төзүне, мәктәпләргә үз территорияләрендә спорт мәйданнары булдыру өчен субсидия бирүне һәм спорт федерацияләренең гомуми белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлеген үз эченә ала. Болар барысы «Бердәм Россия» партиясенең халык программасы кысаларында башкарыла.


Фикер өстәү