Тукай районы хакимияте бинасында тентү башланган

Тукай районы Башкарма комитеты бинасында бүген иртәдән үк тентү үткәрәләр.

«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, тентү вазифаи вәкаләтләрне арттыру турындагы җинаять эше кысаларында уздырыла.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Татарстанның Тукай районында җир кишәрлекләрен сатканда закон бозу очрагы ачыкланган.

Урында Федераль иминлек хезмәте белгечләре һәм икътисади полицейскийлар эшли.


Фикер өстәү