Ада Зәйдуллина вазифаи вәкаләтләрен арттырган өчен тоткарланды

Вазифаи вәкаләтләрне арттырган өчен Росреестрның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары тоткарланды. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, 2015 елның июненнән 2017 елның февраленә кадәр берничә кеше сроксыз файдалануга җир кишәрлекләре бирү турында ялган килешүләр әзерләүдә катнашкан. Шулай итеп, алар законсыз рәвештә әлеге җир кишәрлекләренә ия булган.

Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре махинацияләрдә Татарстан буенча Росреестр җитәкчесенең 47 яшьлек урынбасары Ада Зәйдуллина да катнашуын ачыклаган.

«Бу очрак буенча вазифаи вәкаләтләрне арттыру турында җинаять эше кузгатылды», – дип өстәде чыганак.

Зәйдуллина кичә кулга алына. Иртәгә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре судка аңа чик кую чараларын сайлау турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәчәк. Процесс Казанның Совет районы судында узачак.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү