КФУ тулай торагының янгыннан зыян күргән бүлмәсендә торгызу эшләре башланган

Кичә Казан федераль университетының 4 нче тулай торагында (адресы: Кызыл Позиция урамы, 6 йорт, 3 корпус) янгын чыккан иде.

Кичке сигезенче яртыда коткару хезмәтенә тулай торакта янгын сигнализациясенең эшли башлавы турында хәбәр кергән. Эвакуация ишекләре автомат рәвештә ачылган. Биш катлы бинадан барлык кеше тиз генә чыгарылган. Тулай торак хезмәткәрләренең дөрес гамәлләре нәтиҗәсендә бер студентка да зыян килмәгән.
Шул ук кичтә, студентларны күчерү өчен, башка тулай торакларда 135 урын әзерләгәннәр. Әмма бары тик 49 кеше генә күченү теләге белдергән.
КФУ ректоры карары буенча, янгын чыккан бүлмәдә яшәгән 3 студентка 100 мең сум күләмендә матди ярдәм биреләчәк. Якын араларда тулай торакка тиз генә ремонт ясалачак. Кирәкле материаллар кайтарылган да инде.


Фикер өстәү