​КФУ тулай торагында яшәү шартларын тәнкыйтьләгәннән соң укудан куылган кыз кабат укый башлаган

Казан (Идел буе) федераль университетынан җибәрелгән студент кабат укый башлаган. Бу хакта ул үзенең инстаграм-аккаунтында хәбәр итте. Элегрәк аны КФУ тулай торагында яшәү шартларын тәнкыйтьләгәннән соң укуыннан куганнар иде.

Әлеге хәл узган елның сентябрендә булды. КФУ студенты Катерина Петрова КФУның Кызыл Позиция урамындагы тулай торакта студентларның нинди начар шартларда яшәвен күрсәткәннән соң, укуыннан куылган иде.
Әлеге видео массакүләм мәгълүмат чараларында шау-шутудырды. Мондый хәлдән соң КФУ ректоры Илшат Гафуров журналистлар белән очрашуда әлеге проблеманы хәл итәргә вәгъдә бирде. Ул тулай тораклардагы мебельләрне яңартуга 80-90 миллион сум бүлеп бирергә планлаштырган иде.

Әлеге хәлдән соң бер ай узгач кызны укуыннар куганнар. КФУ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу академик «бурыч» аркасында килеп чыккан. Хәзер студент кыз кабат вузда укый башлаган.


Фикер өстәү