«Спорт-Экспресс» мәгълүматлары буенча, Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның декабрь пробасында триметазидин тапканнар.
Әлеге препаратны стенокардия өянәкләрен профилактикалау, баш әйләнүдән, колаклардагы шау-шуны дәвалау, ишетү бозылуны профилактикалау өчен кулланалар.
Әлеге матдәнең спорт нәтиҗәләрен арттыруга ярдәм итмәве билгеле.
Кичә 15 яшьлек фигуралы шуу остасының допинг-тесты Россия җыелма командасына алтын медальләр тапшыруны кичектерү өчен сәбәп булды.