Камилә Вәлиевага хөкүмәт бүләге бирергә тәкъдим иттеләр

Россия Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев  фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Олимпия чемпионына тиешле барлык бүләкләрне дә алырга тиеш, дип белдергән. 

Свищев сүзләренә караганда, Вәлиеваның ирекле программадагы уңышсыз чыгышы 15 яшьлек спортчыга кимсетүле мөнәсәбәт һәм Россиянең фигуралы шуу спортына каршы мәгълүмати сугыш белән бәйле.

«Вәлиевага бәйле вазгыятьтә теләгән нәрсәләренә ирештеләр. Аңа шулкадәр басым ясалды, безнең йолдызчыгыбыз аны күтәрә алмады. Без Камиләне котлыйбыз һәм яратабыз. Аны Олимпиадага кадәр уздырдылар, команда турнирында алтын медаль алырга мөмкинлек бирделәр һәм безнең фигуралы шууга каршы әлеге мәгълүмати сугышны башлап җибәрделәр. Болар барысы да Россиядә допинг белән бәйле проблемалар булуын күрсәтү өчен эшләнде», – дигән Свищев.

Шунлыктан ул дүртенче урынны яуласа да Вәлиеваның хөкүмәт бүләген алырга тиешлеген әйткән. «Ул өйдә үзен якланган итеп тоярга һәм аңа тиешле барлык бүләкләрне дә алырга тиеш. Бу хөкүмәт бүләге булырга тиеш», –  дип белдерде Дәүләт Думасы Рәисе.

Исегезгә төшерәбез, Пекинда узган Олимпиадада хатын-кызлар арасында ирекле программа буенча ярышлар кичә тәмамланды. Камилә Вәлиева,  беренче өчлектән төшеп калып, дүртенче урынны яулады


Камилә Вәлиевага хөкүмәт бүләге бирергә тәкъдим иттеләр” язмасына фикерләр

  1. Ул дүртенче урынны яулаМАды, ә … беренчелекне-алтынны бирергә МӘҖБҮР БУЛДЫ!!!

Фикер өстәү