Россиянең фигуралы шуу осталары допинг мәсьәләсе аркасында «алтын»сыз калырга мөмкин

Олимпиадада фигуралы шуучыларның команда турниры йомгаклары буенча бүләкләү тантанасын тоткарлауның сәбәбе – Россия спортчысының Пекиндагы уеннар алдыннан тапшырылган допинг-тестына шик төшү. Бу хакта “РИА Новсти” Inside the Games мәгълүматларына таянып яза.

Чыганак хәбәр иткәнчә, килеп туган хәлне Россия Олимпия комитеты һәм халыкара допингка каршы оешмалар ачыклый. Башта бүләкләү тантанасы сишәмбе көнне үткәрелергә тиеш булган. Шуннан соң ул билгесез вакытка күчерелгән.

Бүген Халыкара олимпия комитеты (МОК) матбугат хезмәте җитәкчесе Марк Адамс, Олимпиаданың команда турнирында җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасын башка вакытка күчерү юридик консультацияләр таләп иткән ашыгыч хәлләргә бәйле, дип белдергән. Ул МОКның бүген соңрак бу хакта өстәмә белдерү ясаячагын әйткән.

Исегезгә төшерәбез: Россиянең фигуралы шуу осталары команда ярышларында Олимпиадада беренче урынны алды. Команда составына Марк Кондратюк, Камилә Вәлиева, Анастасия Мишина һәм Александр Галләмов (парлы шуу), Виктория Синицина һәм Никита Кацалапов (бозда бию) керә. АКШ җыелма командасы – икенче, Япония – өченче урынга чыкты.


Фикер өстәү