Татарча сөйләшәбез: чаңгыда шуу/чаңгы шуу

Кышкы спорт төрләренең берсе булган чаңгы спорты турында язганда матбугатта ике төрле сүзтезмәне кулланалар икән: чаңгыда шуу һәм чаңгы шуу. Әле ярый «чаңгы белән шуу» түгел инде. Икесе дә дөрес сыман тоелган вариантларның кайсы татар теле кагыйдәләренә туры килә соң?

Кулланылыш ягыннан карасак, татар газеталарында һәм дәүләт оешмаларының сайтларында чаңгыда шуу сүзтезмәсе ешрак кулланыла. Ә инде матур әдәбиятта чаңгы шуу вариантын күбрәк очратачакбыз.

Бу сүзтезмә бик тә хикмәтле. Әдәби телдә кабул ителгән нормага нигезләнсәк, чаңгы шуу дип сөйләшү дөресрәк булыр. Берочтан чанага да бәйләнеп алыйк. Аны да чана шуу дип әйтү дөресрәк. Ә нишләп шулай?

Билгеле булганча, күчемле фигыльләрдә эш объектка күчә, аңа юнәлгән була (бу хакта сөйләшкән идек инде). Шуу – күчемле фигыль. Күчемле фигыльләр янында туры тәмамлык кулланыла. Туры тәмамлыклар төгәл, аермачык билгеле булганда, әйберне, затны белдергән очракта баш килеш формасында киләләр.

Чаңгы шуганда нинди хәрәкәт бара? Чаңгы шуамы, мин шуаммы? Асылда, мин шуам. Минем эшем аркасында чаңгы шуу хәрәкәтен башкара, ягъни эш объектка күчә. Чана белән дә шулай. Минем эштән башка чананың шууы мөмкин түгел.

Ләкин кыш көне чаңгы-чана шусак та, барыбер, тимераякТА шуабыз. Монда без әдәби норма булып киткән вариантны кулланырга мәҗбүрбез. Хәлбуки, чынлыкта ул тимераяк шуу булырга тиеш дип уйлыйм.

Ни өчен телдә чаңгыда, чанада шуу сүзтезмәләре пәйда булган соң? Аңлашыла ки, монда рус теленнән тәрҗемә итеп сөйләш гаепле. «Кататься на лыжах, на санях»тан туры гына тәрҗемәлибез шул, үз телебезнең кагыйдәләрен һәм тарихын өйрәнергә атлыгып тормыйбыз.

 

 


Фикер өстәү