Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумының пленар утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумының пленар утырышында катнашты. Бу хакта Таттарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пленар утырыш бүгенге форумның төп вакыйгасы булды — анда Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Форумның кунагы — Гыйрак Республикасы Премьер-министры Мөхәммәд Судани.

«Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы 2023 елның 11-13 октябрендә уза һәм заманча ягулык-энергетика комплексы үсешенең актуаль тенденцияләрен тикшерү өчен төп халыкара мәйданчыкларның берсе булып тора. Чара традицион рәвештә иң югары дәрәҗәдә энергетика тармагының эре компанияләре җитәкчеләре катнашында уза. Форумны оештыручылар — Росконгресс Фонды, Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, бүген форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов барында Казан дәүләт энергетика университеты энергетика өлкәсендә эшләүче предприятиеләр белән берничә килешү имзалады.

Шулай ук форум кырында Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак белән очрашты.


Фикер өстәү