Кореяда гомере өзелгән Венера Сапуринаның әнисе: “Кызымның көлен туган якка күмәбез… Минем көнемә калмагыз!”

Бүген төнлә Кореяда бәлагә тарыган Венера Сапурина вафат булганын хәбәр иткән идек инде. Бу хакта әнисе үзе шалтыратып әйтте. Кызы җан биргәндә Марина апа баласы янәшәсендә булган.

– Төнлә табиблар мине чакыртып китерде. Кызым ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган иде. Хәленең тагы да начарлануын аңладым. Мине генә көткән балам, тирән итеп сулады да җан бирде, – ди әнисе.

Ә бит бүген иртән алып кайтырга рөхсәт бирүче анализ әзер буласы иде. Кызганыч, Венерага исән-сау кайтырга насыйп булмады. Табиблар һәм гаиләсе белән киңәшләшкәч, Венераның гәүдәсен яндырырга, көлен алып кайтырга дигән фикергә килгәннәр. Әлегә крематорийда чират. Моргта бер көн тоту өчен шактый акча сорыйлар. Хәтерләсәгез, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова безнең үтенеч белән Венерага ярдәм оештырган иде. Чыгымнар шул акча белән капланачак.

– Кызымны матур итеп киендереп, гаиләм өчен соңгы видеога төшерәчәкмен. Табиблар рөхсәт итте. Аннары туган ягыма кайтырмын дип торам. Баламны динебез кушканча җирләячәкбез, – ди Марина апа. – Безнең хәсрәтебезне үзенеке иткән, кулдан килгәнчә булышкан, әле дә сезнең аша ярдәм итәргә әзер торган һәркемгә чиксез рәхмәт. Үз хәлемне үзем генә беләм. Балама ярдәм итә алмавым өчен дә өзгәләнәм. Әле ярый янына барып, яратуымны, җылы сүзләремне әйтә алдым дип сөенәм. Кызымның көлен туган якка күмәбез… Минем көнемә калмагыз! Бала хәсрәтләре күрмәгез!

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

Урын өстендәге кызын чит илдән алып кайта алмый интегүче ана: «Булышыгыз миңа, кешеләр!»


Фикер өстәү