Үзәк банклар инфляциягә каршы

Дөньякүләм бәяләр ярышы Үзәк банкларны җиңел кредитлар өләшүне туктатырга мәҗбүр итә. Бүгенге капитализмның табигате шундый: җитештерү түбәнәя башласа, күп итеп бурычка акча өләшәсең дә базарларны җанландырып җибәрәсең.

Сатып алучылар күбрәк сатып ала башлый, ихтыяҗ булгач, җитештерүчеләр күбрәк җитештерә. Җитештерү арту белән, бюджетка салымнар күбрәк керә башлый, социаль өлкәгә күбрәк акча бүлеп була. Беренче карашка бик гуманлы ысул кебек инде бу. Халыкның матди тормыш дәрәҗәсе яхшыра бит. Дөресрәге, яхшырган кебек тоела, иллюзия барлыкка килә. Әмма, бердән, кредитларны түлисе бар. Икенчедән, акча басып кредит өләшү сәясәте инфляция дигән аждаһаны мәйданга чыгара. Югарырак бәягә сатып аласың да, күбрәк бурыч түлисең. Әйе, синең затлы машинаң һәм иркен фатирың булырга мөмкин, әмма син алар өчен озак еллар буе банкларга бурычлы. Җитмәсә, көндәлек куллану товарларына һәм азык-төлеккә бәяләр күтәрелеп, синең бурыч түләү мөмкинлегеңне киметә һәм юкка чыгара.

Кредит алып, җитештерүне үстергән предприятиеләр дә бервакыт үзләренең тырмага басканнарын аңлый башлыйлар. Җитештерү арткан саен, чималга бәяләр күтәрелә. Ялланып эшләүчеләр хезмәт хакларын да күтәрүне таләп итәләр: аларның да бурыч түлисе бар. Мондый карусель гел әйләнеп тора алмый, чөнки спираль буенча хәрәкәт итә. Бу – кайчан да булса бер җитештерү, үзкыйммәтнең артуы сәбәпле, түшәмгә килеп терәлә дигән сүз. Без Европада да, башка континентларда да бүген шул хәлне күзәтәбез: энергия чыганакларына бәяләр чамасыз үсү аркасында, заводлар ябыла. Ә бик түбән процент белән алган булсаң да, кредитларны түләргә кирәк. Инфляция котырганда, аларны түләү бик авыр.

Үзәк банклар менә шунда котылгысыз рәвештә инфляцияне авызлыкларга кирәк дигән дилемма алдына килеп басалар. Моны кулланучыларның аппетитын тыю юлы белән генә хәл итеп була, ягъни кредит бирүне чиклисең. Мондый очракларда кулланыла торган ставка күтәрү дигән бердәнбер механизм эшкә җигелә. Зуррак процент белән кредит аласы килми инде. Ихтыяҗ кимү бәяләрне төшерә. Яисә инфляциянең күләмен булса да киметә. Төп ставканы ничә базис пунктына күтәрүгә бәйле барысы да. Аз гына күтәрсәң, инфляция темпы кими генә. Бик югары күтәрсәң, дефляция үк мәйданга чыга. Әмма бу – тагын бер тапкыр тырма өстендә сикерүгә тиң гамәл. Җитештерү кими башлый, димәк, предприятиеләр элекке кредитларын түли алмыйлар. Эшсезлек дигән афәт гадәти кулланучының да бурыч түләү мөмкинлеген юкка чыгара. Моның шулай икәнен бар кеше дә белә инде, әлбәттә. Вазгыять шундый: процент ставкасын күтәрергә ярамый, әмма күтәрмичә дә булмый. Ике юл да һәлакәткә илтә. Соңгы көннәрдә барлык илләрнең дә диярлек Үзәк банклары катастрофаның икенче юлын сайладылар. АКШ ФРСы бу атнада ставка турында чираттагы карарын кабул итәчәк. Белгечләр ставка 75 базис пунктка, ягъни 0,75 процентка күтәрелер дип фаразлыйлар. Англия банкы 50 базис пунктны яуларга җыена. 2022 ел башыннан 40 илнең Үзәк банкы төп ставканы 75 база пунктка һәм аннан да югарырак күтәргән инде. Якындагы арада Индонезия, Филиппин, Норвегия, Швеция, Швейцария банклары процент ставкасын күтәрергә ниятлиләр. Төп ставка күтәрелгәндә, чималга бәяләр төшә. ОПЕК+ чикләүләренә карамастан, нефть бәясе 90 доллардан түбәнгәрәк китә башлады, газ бәясе дә 2000 доллардан түбәнгәрәк тәгәрәде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү