Базарга аяк басканда, яки Бәйдән ычкынган бәяләр юбилее

Моннан утыз ел элек без, совет кешеләре, беренче тапкыр ирекле бәяләр стихиясенә килеп кердек. 1992 елның гыйнвар башын мин яхшы хәтерлим, чөнки Казанда идем, Бауман урамындагы ашханәгә тамак ялгарга кердем. Элекке совет ашханәсе ничек иде?

70 тиен 1 сумга ярыйсы гына ашап чыгарга була, тамак туеп ук бетмәскә мөмкин, билгеле, чөнки, бердән, мин ул чакта әле яшь, икенчедән, ашханә тәлинкәсендә өлешләр артык зур булмый. Әле студент чакта «Сөт кафесы» дип аталган кафеда, кесәдә бер дә акча калмаганда, 1 өлеш манный боткасы, 1 стакан чәй, ике кисәк ипи алып, 6 тиенгә дә ачлык тойгысын басып чыгарга бик була иде. Махсус студент ашханәләре бар, аларда ассортимент ярлы, әмма бәяләр шактый ук түбән иде.

Күз алдыгызга китерегез: менә шундый бәяләргә күнеккән совет кешесе ашарга дип ашханәгә керә һәм чиратка баса. Алда минем кебек берничә мокыт бар, әмма кассага килеп җитүгә, алар алган ашларын һәм боткаларын кире куеп, ач килеш чыгып китәләр. Бу юлларның авторы исә чигенмәскә булды. Кассага килеп, ризыкның бәясен исәпләттем, ис китмәгән кыяфәт белән кесәдән егерме бишлек купюраны чыгарып салдым, сдача булмады шикелле. Аңлый торгансыздыр инде: кешеләрдә нинди шок булганын.

Базарга без менә шулай килеп кердек. Көнкүреш техникасы, өс-аяк киемнәре, ашау-эчүгә бәяләр табадагы борчаклардан да болайрак сикерә иде. Акчаның бер дә бәрәкәте калмады. Совет кешеләренең гомере буе туплаган маясы санаулы көннәр эчендә тиенлек тә кыйммәткә ия булмаган чүпкә әйләнде. «Карактан кала, янгыннан калмый» дигән әйтем бераз искерде. Базар мөнәсәбәтләре безне шундый итеп талый иде: җеп тә калмый, инә дә калмый. Хезмәт хаклары бәяләргә иярергә тырышып үсә, әмма гадәттәгечә инфляция локомотивы алдан чаба. Исеме дә ул чакта гиперинфляция иде аның. Айлап түгел, көнләп һәм сәгатьләп үсә бәяләр. Эшләп торган кеше ачтан үлми иде үлүен. Әмма халыкның фәкыйрьлеге (бер көн эчендә фәкыйрьлеккә төшүе) икътисадка нык сукты: товарларын сата алмаган завод-фабрикалар ябыла башлады, яисә эшчеләрне кыскарттылар. Безнең сүзлеккә акрынлап «челнок» дигән сүз килеп керде. Вак сәүдәгәрләрне ни өчендер шулай дип атый башладылар.

Ельцин бер яхшылык эшләде: урам сәүдәсен либеральләштерде, бернинди рөхсәтсез-лицензиясез кайда теләсәң, шунда сәүдә оештырырга мөмкин була башлады. Бу элекке инженерларга, урамга куылган галимнәргә, паекка утыртылган мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә ач үлемнән котылу юлын ачты. Тормышка чытырдап тотынырга кирәк икәнлекне аңлап алучылар Төркиягә очып, зур сумкалар белән сыйфатсыз товар төяп кайтырга һәм сәүдә итәргә керештеләр. Урамнарны арзанлы чүпрәк, киемнәр басты.

Үзебезнең ательелар, кием фабрикалары алар белән көндәшлеккә чыдый алмады. 1993 елның апрелендә бу юлларны язучы Казан тимер юл вокзалы янындагы иске җимерек урамнарның берсеннән барганда кием фабрикасы ишеге төбендә костюм сатучы хатынга юлыкты. Үзебездәҗитештерелгән тукымадан үзебездә тегелгән костюм белән кызыксындым, бәясе дә юнь генә иде, сыйфаты да яхшы күренде. Сатып алырга теләгәнемне күреп хатын мине фабриканың «проходное»на чакырды, эчтә, вертушка янында, костюмнарның мул коллекциясе бар, теләгәнеңне сатып алырга була иде. Шунда мин гомеремдә соңгы тапкыр нык итеп тегелгән сыйфатлы костюм сатып алдым. Андый сыйфатны һәм ныклыкны бүтән очрата алмам дигән уй башка да килмәде. Ул костюм миңа байтакка чыдады, тузды, дигәч тә кара эшкә берничә ел кидем әле. Үзебезнең җитештерүчеләр, киемнәрне базарга һәм кибетләргә чыгара алмыйча ябылды, чөнки алар теккәнгә арадашчылар да килеп кысылгач, күтәрә алмаслык салымнар өстәгәч, товар янына якын килмәслеккә әйләнә иде. «Проходной»да костюм сатып ерак китеп булмый, әлбәттә.

1992 елның гыйнварында Мәскәү янындагы Киров исемендәге колхоз рәисе, журналистлар сорагач, сөт бәясен исәпләп күрсәтә. Бер литр сөтнең үзкыйммәте гыйнвар башында, Пенсия фондына һәм социаль иминиятләштерү фондына взнослар түләгәч, 6 сум 26 тиен тирәсе чыга. Әмма 28 процентлык өстәмә кыйммәт салымы килеп ялганып, үзкыйммәтне шунда ук 8 сум 76 тиенгә кадәр күтәрә. Бу колхоздан озату бәясе. Искә төшерик: совет кибетләрендә сөт бәясе 24 тиен тора иде. Әле ул вакытта пальма маеннан сөт ясарга өйрәнмәгәннәр иде, базарның беренче айларында чын сөт сатылды.

Гиперинфляцияле базар кешеләргә бик каты сукты ул елларда. Эше булганнар ачтан ук үлмәде, әмма эшсез калу һәлакәткә тиң иде. Бәяләр туктаусыз үзгәреп торганлыктан, запас акча җыеп булмый, булса да, ул бер-ике айдан бернигә дә ярамаслык хәлгә килә. Завод ишеге төбендә элмәккә менгән яшьтәшләр булды, кайгысын агулы аракы белән юып, дөнья белән бәхилләшүчеләр дә җитәрлек иде. Россия халкы бик нык кырылды ул елларда, тирән демографик упкын пәйда булды. Кешеләр бик тиз катлауларга бүленә башлады. Ягулык-энергетика тармагында эшләүчеләр муллыкка тиенде, авыл крестьяны һәм бюджеттагылар фәкыйрьлек сазлыгына батты.

1993 елның сентябрендә илдә уртача хезмәт хаклары менә болайрак иде. Ил буенча уртача хезмәт хакы 80,9 мең сум дип исәпләнгән. Яшәү минимумы бер кешегә 30 мең дип саналган. Дүрт россияленең берсе яшәү минимумыннан кимрәк хезмәт хакы алган. Газ тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 237,2 мең сум, нефтьчеләрнеке 221,1 мең сум, мәгариф өлкәсендә 57,2 мең, галимнәрнең акчасы 50,3 мең, уртача пенсия 26,5 мең. Фән докторлары нефть компаниясенә идән юарга керергә хыялланган еллар бу. Яшьрәк галимнәр кайсы кая таралышты: чит илгә китүчеләр дә булды, сәүдә рәтендә дә күренделәр, коммерция оешмаларында үз фәненнән ерак эш белән шөгыльләнүчеләр дә байтак иде. Вуз өстәле янында утырып калучылар ришвәтле имтиханнар белән нәфесләрен канәгатьләндерергә ияләнә башлады.

Теләгең һәм дәртең булса да, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү хәвефле иде. Бердән, криминал чәчәк ата, үз көче белән нәрсәдер булдырырга тырышканнарны карап кына торалар. «Түбә» булырга теләүчеләр чиратка баса, түләп бетерерлек түгел. Урам атышлары еш оештырыла, шунда җиңгән һәм исән калганнар үз территорияләрендә бөтен бизнесны «савып» яшәү белән көн күрәләр. Икенчедән, эшмәкәрләргә караш халыкта да, чиновникларда да тискәре, бер дә яратмыйлар, аяк чалырга гына торалар. Өченчедән, башлангыч капитал табып булмый, ул чакта кредит бик аз процентлы, әмма хакимият башлыгы имзасыннан башка банктан кредит ала алмыйсың. «Тагарак»ка исә теләсә кемне китермиләр. Йонлач кулың булса гына. 1991 ел белән 1992 ел очрашканда, безнең төбәкнең беренче фермеры Равил абый районга кайткан бердәнбер тракторны сатып алып калу бәхетенә иреште. Әле бәяләр ычкынмаган, тракторның бәясе 280 мең сум гына (әмма совет кешесе өчен котчыккыч сумма). Авыл хуҗалыгы техникасы кайтарту белән шөгыльләнүче таныш чиновниклар тракторны, акча тапса, фермерга бирергә риза, әмма хакимият башлыгы кредитка рөхсәт бирми. Банкта эшләүче таныш хатын булышырга була. Имза салырга дигән бер кочак кәгазь арасына фермерга кредит рөхсәт итә торган документны да кыстырып җибәрә, түрә абайламыйча имзалый. Шулай итеп 1992 елга аяк басканчы фермер хуҗалыгына соңгы совет бәясеннән трактор алып кайтып бастыра. «Әни: «Бөтен нәселең түләп бетерә алмаслык бурыч алгансың», дип елады дип искә алды ул хәлне егерме елга якын вакыт узгач.

Базарга без менә шулай килеп кердек. Бары тик 2004–2014 еллар арасында гына берникадәр тотрыклылык булып алды. Бәяләр сәгатьләп үк үсми иде. Хәзер инде артка борылып карагач, ул унъеллык безгә муллык чоры булып тоела. Базарның утыз еллыгын без капитализмның көчле тетрәнүе шартларында каршы алабыз. Күңел сизә: глобаль система зур ишелү алдында тора. 1990 елларда алган чыныгу янә кирәк булмагае.

Рәшит Фәтхрахманов  


Фикер өстәү