Балалар әдәбияты: Шәвәлигә алмаш бармы?

Ә синең яраткан героең кем? Мөгаен, балаларга иң еш бирелә торган сораудыр бу. Бигрәк тә Чыршы бәйрәменә әзерләнгәндә. Балалар геройлары кайларда «яши» соң? Кайсы китапларда, кайсы фильмнарда? Хәер, татар балалар китабы фильмга кайчан дәгъва кыла алыр икән? Гомумән, татар балалар әдәбияты ни хәлдә? Балалар әдәбиятына катнашы булган кешеләр белән әнә шул хакта сөйләштек.

Язучы, мөхәррир Ләбиб Лерон Кирлемән, Курай-малай кебек каһарманнар тәэсирендә үскән. Ни өчен хәзер шундый геройлар тумый дигән сорауга ул, хәзер вакытын балалар әдәбиятына гына багышлаган кешеләр юк, дип җавап бирде:

– Советлар иле таркалгач, балалар әдәбиятының сыйфаты төшә башлады. Дөрес, Бари Рәхмәтләрдән килгән, Шәүкәт Галиевтә дәвам иткән, Роберт Миңнуллинда чарланган балалар шигърияте бар, ул дәвам итә әле. Ә менә проза жанры авыр хәлдә. Без Җәүдәт Дәрзаман, Җәвад Тәрҗеманов, Роза Хафизова әсәрләрен укып үстек. Безнең Кирлемәннәр бар иде, балаларга Шәвәлиләр эләкте. Аннары тынлык урнашты. Мин үзем дә төрле эшкә чәчелүем белән балалар әдәбиятыннан читләштем. Кыям ага Миңлебаев, Ләбиб, сиңа балалар өчен зуррак әсәрләргә тотынырга кирәк, дип әйтә иде. Чуковскийның Мойдодыры, Успенскийның Кот Матроскины, Шапоклягы кебек образлар иҗат итәргә кирәк иде. Мин шушы фикерне вакытында эләктереп ала алмадым. Әкиятләргә, төрле жанрларга чәчелдем. Әйе, балаларга геройлар кирәк. Юкса, балалар өчен әсәр тумый дип тә булмый. Язучылар да бар. Тик күбесе балалар өчен түгел, балачакларын сагынып яза. Мин еш әйтәм аны: без инерция буенча язабыз. Образ тумый, стиль дә үзгәрми кебек. Соңгы елларда балалар әсәрләре өчен конкурслар барлыкка килде, бәлки ул күтәрелешкә китерер.

Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе игълан иткән бәйгедә балалар прозасы номинациясендә җиңү яулаган Лилия Гыйбадуллина геройлар рус әдәбиятында да тумый дигән фикердә:

– Геройлар рус әдәбиятында да тумый хәзер. Шуңа күрә балалар чит ил мультфильмнары геройлары тәэсирендә үсә. Герой китапта туса да, бала аңына барып җитсен өчен аның медиа киңлеккә чыгуы кирәк. Кызганыч, балаларыбыз ни хәлдә, әдәбиятыбыз да шул хәлдә инде. Мин мәгариф системасына, мәктәпләрдәге укытуга, «Школа России» программаларына бәйле рәвештә деградация бара дигән фикердә. Ике балам да башлангыч сыйныфта укый, боларны үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм. Мәктәпләрдә әдәбият, рәсем, музыка дәресләренә игътибар юк дәрәҗәсендә. Укучылар шул ук музыка дәресендә «Учи.ру» платформасында утырырга мөмкиннәр. Чөнки укытучылардан рейтинг сорыйлар. Димәк, мәктәп үзе үк балаларны телефонга утырта. Әдәбиятка урын юк, чөнки ул – уйларга, анализларга, чагыштырырга, тормышка өйрәтә торган фән. Аны кирәксенмиләрдер инде. Шуңа хәзерге балалар әдәбияты менә шул коточкыч тизлектә примитивлашып барган бала аңына яраклашырга мәҗбүр. Ник дигәндә, без укып үскән балалар, үсмерләр әдәбиятын хәзергеләргә укытып булмый.

Язучыларга балалар әсәре язу намус эше кебек ул. Шуңа без хәзерге балаларга үзебез укып үскән әдәбиятны укытыр өчен күпер ролен үтәргә тиешбез. Бу инде гади әсәрләр тудыру дигән сүз. Анда милләт дигән югары идеяләр, тәрбия мәсьәләләре дә куелмаска мөмкиндер, «татар» сүзенә басым ясамыйча гына татарча укытырга тырышырга кирәктер. Татар теленең хәзерге хәле  ул – безнең җәрәхәт, безнең сызлану. Без аны балаларга бирергә тиеш түгел.

Бала татарча укуны гадәти хәл итеп кабул итәргә тиеш. Кибеттә, башка урыннарда татарча сөйләшүгә ул олы мәгънә итеп карарга тиеш түгел, фәкать татарча сөйләшергә тиеш. Мин андый буынны беләм дә әле. Туксанынчы елларда Чаллыдагы татар мәктәпләрендә тәрбияләнгән татар балалары бу. Алар урам тәрбиясен дә күргән, татар мәктәбендә дә укыган, шуңа өйдә татарча сөйләшү алар өчен гадәти хәл. Балалары да татарча сөйләшә. Һәм алар татарча сөйләшүне милләт өчен янам дигән олы мәгънә салмыйча, табигый хәл дип кабул итә. Хәзерге балаларны да шулай үстерергә кирәк. Уйлап карасаң, без бит Тукай китабын да алып укымас идек, әгәр Ләбиб  Леронның гади хикәяләрен, Рәшит Бәшәрнең әкиятләрен укымаган булсак. Эчтәлеге дә, морале дә гадиләштерелгән әсәрләр болар. Һәм шулар безне Тукайга әзерләгән. Балалар яраткан геройларга килсәк, төп герой бар инде ул. Шук, бераз гына тәртипсезрәк тә бер татар малае. Дөрес, аның исеме юк. Кара әле, бу хакта уйланганым юк иде…

Язучы Алмаз Гыймадиев балаларга китапка караганда виртуаль дөнья күбрәк тәэсир итә дип уйлый:

– Без бала чакта фильмнар бар иде. Баксаң, Россиядә 2000 елдан соң балалар өчен бер фильм да чыкмаган. 20 ел бушлыкта үткән дигән сүз бит инде бу. Безнең буын исә «Электроника маҗаралары», «Чук һәм Гек» кебек фильмнар карап үсте. Димәк, бу вазгыять бөтен ил буйлап бара. Балалар да башка форматка күчеп бетте бит инде хәзер, алар виртуаль дөньяда уйный да, яши дә. Алай дисәң, чит ил әдәбияты балалар өчен геройларны тудырып кына тора. Аларның Поттерлары да, башка супергеройлары да бар. Үзебезнекеләрдән Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллиннарны алсак, алар балалар әдәбиятына җаны-тәне белән бирелгән әдипләр иде. Хәзер исә күңелләрен балалар әдәбиятына гына багышлаган кешеләр юк бугай инде ул. Язучылар күп, тик бит алар барысы да олылар өчен язучылар. Галимҗан Гыйльманов, Батулла, Ләбибә апа Ихсанова, мәсәлән, балалар психологиясен нечкә белгән, алар дөньясы белән яшәгән шәхесләр. Хәзер андыйлар юк ни өчендер… Моңа каләм хакының түбән булуы яки бөтенләй булмавы да сәбәпчедер. Балалар өчен язучы яшьләр белән аралашам. «Казан утлары»нда эшләгән дәвердә китапларын чыгарырга да ярдәм иткән булды. Ун ел элек китапның гонорары бар иде әле. «Казан утлары»нда ул чакта Рәфыйкъ Юныс белән «Ак җилкән» дигән сәхифә дә оештырган идек. Яшьләргә стимул иде инде ул.

Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева бүгеннән мультфильм төшерерлек әсәр бар ди:

  Шәвәлиләр тумый икән, димәк, безнең Шәүкәт Галиев, Роза Хафизова кебек авторларыбыз юк. Гомумән, яңа китапларга күзәтү ясасак та, яшь авторлар күренми. Хәзерге заман авторларыннан Илгиз Зәйни, Йолдыз Миңнуллина бар. Таһир Шәмсуаров, Флера Мәрданова да балаларга яза,  болар – олы яшьтәге авторлар.

Балалар өчен язучылар элек тә күп булмаган. Үз вакытында Шәүкәт Галиев, Хәкимҗан Халиков булган, сиксәненче елларда Роберт Миңнуллин килгән. Туксанынчы еллардан соң Галимҗан Гыйльманов килде, аннары прозага кереп китте.  Айгөл Әхмәтгалиева да балалар хикәяләре белән килеп керде дә, аннары прозага күчте. Мөгаен, язучылар арасында да балалар әдәбиятына җитди итеп карамау бардыр инде ул. Балалар әдәбияты белән башлап, аннан зурларга күчкән язучылар шактый.

Балалар әдәбияты белән акча эшләп булмый. Басма табакка карап түләгән заманда, әлбәттә, авторларга күп итеп язып, калын китап бастырып гонорар алу отышлырак. Ә балалар әдәбияты белән акча эшләп булмый. Балалар матбугаты белән дә шул ук хәл.

Шәвәли ни өчен безнең аңга уелып калды? Ул цикл иде. «Яшь ленинчы» газетасында кабатлап бирә-бирә, аны күпме бала укып үсте. Роза Хафизованың «Кирлемән»е  белән дә шул ук хәл. Ул «Ялкын» журналында еллар буе басылды, матбугат аша күпме кеше укыды, аннан китап булып басылып чыкты. Хәзер инде матбугатның да, китапларның да тиражы бәләкәй, республиканың бөтен балаларын колачлап ала торган түгел. Берара «Мырау батыр» популярлашты, чөнки Нәкый Исәнбәт әсәре нигезендә телевизион фильм чыкты. Бу җәһәттән бәлки «Шаян ТВ» берәр образны танытыр әле.

Хәзер хәл,  гомумән, катлаулы. Элек бала өчен китап юаныч булса, хәзер телефон, компьютер. Димәк, китап геройларының да шунда күчүе кирәк. Геройлар тумый, дип зарланып утырып булмый, булганын җиткерә белергә кирәк. Мәсәлән, мин Факил Сафинның «Кырмыска малае»н 7–8 серияле шәп мультфильм итеп күрәм. Кырмыч белән Чикертмәне шәп герой булырлар иде. Әлеге әсәр кай ягы беләндер «Лунтик» мультфильмын да хәтерләтә. Шулай ук маҗаралы, кызык.

Шәвәлигә алмаш тусын өчен, күп тә түгел, аз да түгел, балалар әдәбиятының хәлләнеп китүе кирәк. Яңа авторлар һәм геройлар тууга бәлки әдәби конкурслар этәргеч булмасмы әле. Алай гына да җитми, татар геройлы фильмнар, компьютер уеннарының да булуы мәҗбүри. Килер бер көн, Поттер кебек экраннарны биләп алган татар каһарманы да туар. Аның өчен киноның да хәлләнеп китүе кирәк шул…

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү