Рәшит Фәтхрахманов: Акчага ышаныч бетү – зур түнтәрелешнең башы ул…

Агымдагы атнада мәгълүмат кырына БРИКС илләренең алтын белән тәэмин ителгән уртак валютасын булдырырга җыенулары турында хәбәр чыкты. Гади кеше өчен берни аңлатмаса да, хәбәр әһәмиятле. Чынлап та, шундый валюта булдырылса, бик ышанычлы акчага әйләнер иде. Без яшәгән сикәлтәле һәм давыллы бу елларның төп проблемасы бит – акчага ышаныч булмау.

Кайсы гына кәгазь акчаны алып карама, инфляция тарафыннан ашалып, көннән-көн юкара, сатып алу сәләтен югалта. Кесәдә кәгазь акча тоту аны өлешләп югалтуга тиң. Банк депозитлары да югалтуларны каплый алмый. Тапкан байлыкны саклау ниятеннән, кешеләр криптовалюталар уйлап чыгарып карадылар. Башта фантастик рәвештә кыйммәте үскән биткоиннар да, бер үргә сикереп, бер түбәнгә мәтәлеп, ышанычны югалттылар. Биржа уеннары да бик хәвефле: бүгенге олигархны иртәгә теләнчегә әйләндерә алалар. Эшләп алганыңны тупламый гына безнең кебек гади кешегә фатир алу, машина юнәтү мөмкин түгел диярлек, чөнки бәяләр артыннан куып җитә алмаячаксың. Шуңа күрә кешеләр кредитка алу белән мавыга. Кредит түләүче үз хәлен үзе генә белә.

Инфляциянең механизмы исә бик гади: Үзәк банклар чамасыз күп акча басалар һәм шуны процентлы кредит итеп өләшәләр. Алтын белән тәэмин ителгән валюта ул мөмкинлекне юкка чыгара, чөнки акчаны банктагы алтын запасы күләмендә генә баса аласың. Кәгазь акчадан туйса яисә аның ышанычлы булуына шик керсә, банкнот иясе аны физик алтынга алыштырып бирүләрен таләп итә ала һәм аның таләбе берсүзсез канәгатьләндерелә. Акча басу мөмкинлеге чикләнү сәбәпле, инфляция дә юкка чыга диярлек. Товар кытлыгы булганда, бәяләр күтәрелергә мөмкин, әлбәттә, әмма хәзерге технологияләр теләсә нинди товарны күпләп җитештерү мөмкинлеге биргәнлектән, бәя бик тиз кире үз хәленә әйләнеп кайтачак. Хәзерге кебек барлык товарларның бердәм рәвештә бәяне югарыга чөюләре алтын белән тәэмин ителгән валюта шартларында мөмкин түгел диярлек. Кесәңдә алтын белән тәэмин ителгән банкнот булганда, син теләсә кайсы илгә курыкмый бара аласың. Доллар-евро сатып алып, аның өчен комиссия түләп мәшәкатьләнергә кирәкми. Кайчандыр булган андый шартлар. Беренче Бөтендөнья сугышына кадәр күп кенә илләрдә алтын белән тәэмин ителгән акчалар йөргән. Россия патшасының акчасы да шулай ук алтын кыйммәткә ия булган. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң доллар шул рольне алды һәм алтын стандартка ия булган Америка кәгазе бөтен дөнья өчен диярлек түләү чарасына әверелде… Хәзер долларның андый сәләте юк, билгеле, әмма инерция буенча ул барлык илләр өчен дә акча функциясен башкаруын дәвам иттерә. Алтын стандарттан азат булган доллар шулай ук инфляциягә бик нык биреште. Моннан илле ел элек бер долларга сатып алган товарны хәзер ун долларга да ала алмыйсың инде.

Акчага ышаныч бетү – зур түнтәрелешнең башы ул. Гражданнар сугышыннан соң, ачлык һәм ялангачлык кочагында бәргәләнгән советлар илендә икътисадны торгызу өчен большевиклар ни эшлиләр әле? 8,6 грамм алтын белән тәэмин ителгән «червонец» дигән ун сумлык акча кертәләр. Николай патша унлыгы да нәкъ шундый ук кыйммәткә ия булган. Червонец кертелгәч, сәүдә җанлана, хосусый бизнес үсә башлый… БРИКС илләре дә, безне шатландырып, алтын белән тәэмин ителгән акча басарга ниятлиләр бит әле монда. Безнең өчен икеләтә шатлык бу, чөнки Россия – БРИКСның төп илләреннән берсе.

Автор шушы урында сөенечне туктата һәм укучыны кара чынбарлыкка тартып төшерә. БРИКСның алтын стандарты тормышка ашмаячак. Без – дилетантлар, әлбәттә, ә алтын белән тәэмин ителгән акча идеясен профессиональ сәясәтчеләр һәм финанс белгечләре алга этәрә. Алар үз эшләрендә, русча әйтсәк, «собаку съели». Әмма бу юлларны язучы дилетант булса да, үз эшенең остасы булган профессионалларга каршы чыга һәм аларның карашларын кире тибәрә, чөнки бездә әлегә берникадәр аек акыл сакланып калды. Хәзерге зур сәясәт әһелләре исә, интеллектуаллар булуга карамастан, акылларын югалттылар.  Банк әһелләренең акылларын югалтуларына бер генә мисал китерик. Халыкара финанслар үзәге булган Бөекбританиядә банкирлар гейлар һәм лесбиянкаларга каршы булучыларның банк хисапларын бикли. Банк хисабында бик күп акчаң булса да аны файдалана алмаячаксың ягъни. Yorkshire Building Society банкы, мәсәлән, рухани Ричард Фотергиллның банк хисабына йозак салган. Фотергилл банкирларның эше ЛГБТны яклау түгел, ә «акча белән идарә итү» дигән сүзләр ычкындырган булган. Кайчандыр Европарламент әгъзасы булган Хенрик Овергард Нильсен исемле әфәнденең дә банктагы акчасын шундый ук язмыш көтә икән. Болар хакында The Telegraph һәм The Times басмалары хәбәр итә. Банкирлар – кайда гына яшәмәсеннәр, бер үк болын җиләкләре. Процент капиталы белән җенси азгынлык арасында уртаклык шактый. Беренче карашка гына бер-берсеннән ерак тора кебек алар.

Алтын белән тәэмин ителгән БРИКС акчасына әйләнеп кайтыйк. Ни өчен без аны мөмкин түгел дип саныйбыз? Югарыда искә алынган биш хәреф – биш зур дәүләтнең исемнәренең баш хәрефләре бит алар. Дәүләтләрнең алтын белән тәэмин ителгән уртак акчасын булдыру – тормышка ашмаслык катлаулы эш. Кәгазь акчаны алтын стандарт белән тәэмин итү өчен, зур күләмдә алтын запасы кирәк. Аны каян алачаклар? БРИКСка кергән илләрнең гомуми алтын запасы – 5,5 мең тонна. Бу, бердән, бик аз, икенчедән, ул дәүләтләрнең үз алтын запасларын уртак казанга салачакларына бик шикләнәм мин. Ярый, хуш, салдылар, ди. Шул алтын күләмендә кәгазь акчалар бастылар, дип тә уйлыйк. Берничә миллиард кешегә өләшергә ул акча аз булачак. Кулына алтын белән тәэмин ителгән кәгазь тотуга, кешеләрнең байтагында аны алтынга алыштыру теләге пәйда булачак. Кәгазь – кәгазь инде ул, алтын – Африкада да алтын. Әйтик, берничә йөз миллион кытайлы һәм россияле, кәгазь акчаларын алтынга алыштырып, сандыкка салып куйсыннар. Дәүләтләрнең алтын запасы шәхси затларның сандыгына күчә дигән сүз бу. Сез инде, кешеләр алай эшләмәячәк, чөнки тотарларына акча кирәк булачак, диярсез. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланып килгәндә, АКШның алтын запасы 20 мең 205 тоннага җитә, чөнки американнар сугыш коралларын алтынга саталар. Американың алтын запасы бар дөньядагы алтын запасының 70 процентын тәшкил итә. Мондый байлык алтын доллар кертергә мөмкинлек бирә дә инде һәм доллар бердәнбер резерв валютасы буларак дөньяны яулый. Бер троя унциясе алтынны рәхәтләнеп 35 долларга алыштыру мөмкин була. 1971 елга, якынча 25 еллап вакыт үткәч, АКШның алтын запасы 8133 тоннага гына кала. Шуннан соң Президент Ричард Никсон бер селтәнүдә долларның алтын стандартын юкка чыгара. Бик зур тавыш куптара ул эш, әмма ул чакта Америка гаҗәп зур хәрби куәткә ия дәүләт була: тавышланып, ерак китә алмыйсың. БРИКСның алтын запаслары белән ни булачагын чамалый торгансыздыр.

Хәзерге финанс системасы алтын стандартны күтәрә алырлык түгел. Процент капиталы яшәгәндә, хәзерге кредитларны тәэмин итү өчен Җир шары зурлыгында алтын да җитмәячәк. Берничә йөз Җир шары зурлыгында алтын да аз булачак хәтта. Шуңа күрә алтын стандарт турындагы идея матур хыял булып калачак. Профессионаллар шул хыяллары белән яшәсен әйдә, ә без, дилетантлар, андый хыялларга бирелмибез. Әмма без бер вәгъдә бирәбез: бүген яшәүчеләрнең озын гомерлеләре бөтен планетада алтын һәм көмеш акчаның бердәнбер түләү чарасы булып хезмәт итүен күрәчәкләр әле. Тик ул чакта бөтенләй башка система һәм башка законнар хакимлек итәчәк.

Теманы төгәлләгәч, тагын бер дәлил өстәргә кирәк дип тапты әле автор. Акча һәрвакытта да җитми бит ул. Алтын стандарт кертелсә дә, кәгазь акчаны аның алтын эквивалентыннан күбрәк басачаклар барыбер. Кешеләр интуитив рәвештә банкирларның нинди жуликлар икәнен тоялар һәм кәгазь банкнотны физик алтынга алыштырып куюны хәерлерәк күрәчәкләр. Нәтиҗәдә алтын стандарт гасыры берничә айда төгәлләнәчәк.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү