Рәшит Фәтхрахманов: Бер якка гына печән өйсәң, арба ава…

Үткән елның көзендә икътисадый түнтәрелешнең башлану сәбәпләрен аңлату өчен арбага печән өюне мисал итеп язма әзерләгән идем. Язманың төп фикере шул иде: аерым бер тармакны чамасыз инвестицияләү кризиска китерә, ягъни бер якка гына печән өйсәң, арба ава.

Түнтәрелеш болай башлана: чамасыз күп инвестицияләнгән тармакта башта җитештерү бик нык арта, бәяләр котчыккыч үсә. Соңыннан ихтыяҗ кимү сәбәпле, артык җитештерү кризисы барлыкка килә, җитештерелгән сатылмый, сатылмагач, инвесторлар банклардан алган әҗәтләрен түли алмыйлар, банк кризисы барлыкка килә. Глобаль кризисны моңарчы гел төзелеш тармагы тудырды. Барлык илләр дә торак төзелешен стимуллаштыруга һәрвакыт зур игътибар бирәләр, чөнки а) баш өстендә түбә һәркемгә кирәк, ә) торагың никадәр затлы булса, син шулкадәр абруйлы булып күренәсең, бу – имидж мәсьәләсе (адәм балалары һәрвакытта да танышлары-дуслары алдында кәттә булып күренергә тели), б) торакка бәяләр һәрвакытта да диярлек үсә, шуңа күрә ул байлык саклау һәм арттыру коралы буларак хезмәт итә. Соңгы пунктка аерым тукталыйк әле. Соңгы ике елдагы квадрат метрларның бәясе ничек үсүен күзәтсәк, без ышаначакбыз: бернинди банк депозитлары да, облигацияләр дә, хәтта кыйммәтле кәгазьләр дә квадрат метр кадәр табыш китерә алмый. Кешеләр шул сәбәпле, ихтыяҗ булмаганда да, кредит алып, өсте-өстенә фатир сатып ала, йорт төзи. Шәхси йорт төзелеше мәйданнарында йөргәнем, аралашканым бар минем: мәдәният йортыннан да зуррак итеп йорт төзүчеләрнең кимендә бер фатиры һәм бер шәхси йорты бар инде. Кредит алып булса да быел йорт төзеп калу киләсе елда төзүгә караганда отышлырак. Бу уен шулай отышлы дәвам итсен өчен, бәяләрнең туктаусыз үсеп торуы кирәк. Бәяләр тотрыкланса яисә хәтта аз гына төшсә дә, ярыш туктатыла. Киләсе елда арзангарак йорт сатып алып булганда, быел нигә процентлы кредитка тораклы булырга ди әле. Сизә торгансыздыр: бәяләрнең үсеп торуында банкирлар мәнфәгате чагыла. Бәя үскәндә: а) кешеләр зур процентка булса да кредит алачак, ә) кредитын түли алмаса, банкка әҗәтен фатирын сатып түләячәк, димәк, ипотека – банкирлар өчен куркынычсыз инструмент ул. Тегеләй дә оттырмыйсың, болай да оттырмыйсың… кебек. Соңгысына кризис булмаганда дип өстәргә кирәк.

Бәяләрнең куәтле үсеше кризис тудырмый калмый, чөнки, бердән, ихтыяҗдан күбрәк төзелә, икенчедән, халыкның сатып алу сәләте кими. Алтын бәясенә квадрат метр алу кызыксындырмый башлый бервакыт. Фатир сәүдәсе тормоз бирә. Төзүче компанияләр яңа йортларны сата алмый, кредитоманнар фатирын йолкып алган банклар да кулларында куык тотып кала. Россиядә шундый вазгыять мәйданга чыкты инде.

Краснодар өлкәсендә яңа төзелешнең 83 проценты сатылмый, Омск өлкәсендә – 80 проценты. Саннарны хәлнең катлаулыгын аңлату өчен генә китерәм. Килеп туган хәлгә иң беренче булып шәхси йорт төзүчеләр реакция белдерә. Быелның гыйнвар – март айларында Татарстанда шәхси йорт төзү үткән елның шул чоры белән чагыштырганда сизелерлек кимегән. 2022 елның беренче кварталында 656,2 мең квадрат метр шәхси торак төзелсә, быел 494,9 мең генә. Калькулятор дөрес күрсәтсә, үткән елгының 75 проценты кадәр генә. Быелгы күрсәткеч 2021 елгыдан да байтак түбән. Тагын бер нәрсәне ассызыклыйк: алдагы ике елда төзелеш материалларына бәяләр котырып үсте, шуңа карамастан, халык ярышып төзеде. Быел материалларга бәяләр сизелерлек түбәнәйде, шулай да шәхси йорт төзелеше кими. Гомумән алганда, торак төзелеше быел да бик нык үсә ул. Төзелеш компанияләре тормозга баса алмый әлегә. Беренче кварталда үткән елның шул чоры белән чагыштырганда торак төзелеше 131,0 процент тәшкил итә. Әмма… сатылмый торган фатирлар төзелә. Казанда торак бәясенең күрше өлкәләр башкалалары белән чагыштырганда рекордлы булуын да искә алырга кирәк. Чагыштырыгыз: уртача фатир бәясе Казанда – 9,2 миллион сум, Самарада – 6,1 миллион.
Вазгыятьнең куркыныч якларын санап чыгыйк әйдә. Сатылмый икән, төзелеш иртәме-соңмы тукталырга тиеш була. Һич югында кискен темплар белән кимергә. Төзелеш үзе генә туктамый, аңа хезмәт күрсәтүче күпсанлы заводлар туктый. Чылбыр реакциясе килеп чыга. Финанс тармагы да, җитештерү тармагы да кризиска кереп бата, җимерелә. Аңлый торгансыздыр инде: хөкүмәт моңа юл куймаска тырыша. Кризистан котылуның бер генә юлы бар: ихтыяҗны үстерү. Моның өчен хезмәт хакларының шундый итеп артуы кирәк: уртача бәясе 9 миллион сумнан ашып киткән фатир алу куркыныч булып тоелмасын. Хөкүмәт һәрвакытта да тапталган бер юлдан атлый андый чакта: минималь хезмәт хакларын күтәрә. Шундый итеп күтәрә: кичә ярыйсы гына булып тоелган хезмәт хакы бүген минималь булып кала. Бу – популизм, билгеле. Вакытлыча рәхәт булып тоелачак, әмма бәяләрнең яңа үсеше янә тупикка китереп терәячәк. Тәгәрмәчтә чапкан тиен хәле бу. Фатирларның бәясен төшерү ысулы да өметсез. Бәя төшерү тармакның торгынлыгына гына китерәчәк. Бәясе төшкән активка кешеләр кызыкмый башлаячак. Кемнең, чынлап та, ихтыяҗы бар, фатирны шулар гына алачак. Ихтыҗның мөмкинлек белән туры килүе дә кирәк бит әле монда. Мөмкинлеге булган россиялеләр фатирны Анталиядән һәм Дубайдан ала, монда акча тотмый. Геосәяси вазгыять тә комачаулый, димәк, бездәге торак төзелешенә. Үзебезнең байлар капиталны читкә качырганда, чит ил инвесторлары монда килми дә килми инде.
Төзелешнең башланып килүче кризисы – инвестицияләрне бер тармакка гына юнәлтү нәтиҗәсе ул. Печәнне арбаның бер генә ягына өю шул хәлгә китерә. Тармакның үсеше башка тармакларда авыр хәл тудыра андый вакытта. Гаилә бар бюджетын торак алуга тотса, ашау-эчү, кием-салым һәм башка ихтыяҗларын чикләргә мәҗбүр була бит инде. Рәхим итегез, Россиядә сөт кризисы бара. Белгечләр аны ихтыяҗ кимү сәбәпле дип аңлаталар. Гафу итегез, кеше сөт продуктларын куллануны киметә икән, димәк, ул ач яши. Эченә кереп карасаң, ул тармакта барысы да башкачарак һәм катлаулырак икәнен күрә аласың. Төпле анализ ясасаң, сөт кайгысының очы бик зур проблемаларга килеп тоташуын күрәсең. Алар нигездә финанслау кытлыгына килеп тоташа.
Төзелеш тармагына яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Җитештерү арткан саен бәянең артуы, хәтта ихтыяҗ кимегәндә дә, бәя һәм җитештерү үсү балансның бик нык бозылуын аңлата. Тармак ясалма рәвештә үстерелә дигән сүз бу, куык кабартыла. Куыкны тишеп, гадәти базар көйләвенә кайтырга булыр иде. Бу – шок дигән сүз. 1992 елны хәтерлик әле. Безне ул чакта шок терапиясе белән дәваламак булдылар. Шогы булды, терапиясе булмады аның ләкин. Андый шокны Хөкүмәт үзенә рөхсәт итә алмый бүген. Шок рөхсәт сорап тормыйча да килеп керә ала. Аннан качу һәм котылу өчен, тармакны яңадан өстенлекле финансларга, гиперинфляция спирален бөтерергә туры киләчәк. Монысының да мөмкинлекләре чикләнгән хәзер. АКШта банк түнтәрелешен шул ысул белән дәвалап яталар, нәтиҗәсе кыска вакытлы. Сишәмбе сәүдәсендә Америкада First Republic Bank – ФРС рейтингында зурлыгы ягыннан 14 нче урында торган кредит оешмасы үзенең кырык процент кыйммәтен югалтты. Түнтәрелеш алдагы көннәрдә дә барган иде. Дөрес булса, First Republic Bank 90 процентка очсызланды инде, диләр. Американнар ашыгыч рәвештә банк депозитларындагы акчасын коткара. Банк инде банкротлык хәлендә. Ул ипотека кредитлары белән шөгыльләнгән. Хөкүмәтнең акча басу хисабына бөлгән банкларның активларын сатып алуы да, янган депозитларны халыкка тулысынча кайтарырга биргән вәгъдәләр дә – берсе дә коткармый. First Republic Bank март аенда ук банкротлык хәлендә иде, ФРС аны акча яңгыры астында тотып яшәтмәкче булып карады, барып чыкмый. Көнбатыш банкларның чылбыр реакциясе белән җимерелүләре бар дөньяга таралачак ул. Бу – вакыт эше. Акчасын кая куярга белмәгән нефть державалары да бервакыт бөлгенлек хәлендә калачак, чөнки, бердән, чималга бәя төшәчәк, икенчедән, май катламы урынына туплаган акчалары Көнбатыш банкларында саклана. Хәтта ки күп илләрнең алтын запасы да АКШ ФРСы һәм Лондон банкында саклана. Без глобаль финанслар дигән бөек йөкнең чайкалуын күрәбез, чөнки арбага дөрес өелмәгән. Алар чайкалганда, бер почмагына торак төзелеше дигән йөк чамасыз өелгән Россия арбасы нишләр? Мине шул күбрәк кызыксындыра.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү