Кырмысканың файдасыннан зыяны күбрәк

Бер яктан караганда, кырмыскалар файдалы. Чөнки алар зарарлы бөҗәкләрнең личинкаларын юк итәләр. Туфракның уңдырышлы өлешендә оя ясап, үсемлек тамырына кислород килүгә, уңыш артуга да сәбәпче булалар. Кырмыска оясы булган җирдә җиләкнең ничек эре булуын күргәнегез бардыр инде.

Икенче яктан, алар, бакчага телә алып кайтып, үсемлекләрне юк итүче дә.  Телә белән кырмысканы агылый белән тагылый дияргә дә була. Алар – табигатьтәге иң шәп симбиоз үрнәге. Кырмыска теләдәге баллы секрет белән туклана, ә тегесе кырмыска ярдәмендә бер үсемлектән икенчесенә күченә.  Шуңа күрә кырмысканы яхшы һәм начарлар рәтенә кертүне үзегез карагыз.

Ә менә бакчагызны бөтенләй кырмыска басмасын дисәгез, казылмаган җирләрне калдырмагыз, җиләк-җимеш бирә торган агачларның кайрыларын акшарлап, тирәләрен эшкәртеп торырга кирәк.

Кырмыскалар бик азып китсәләр, «Муравьед» дигән препарат кулланырга була. Ул порошок сыман, 1 кабын 10 л суга салып, кырмыска баскан урыннарга сибәсе. Шулай ук әлеге препаратның «Мурацид» дигән аналогын, «Гром – 2» препаратын  кулланырга киңәш ителә.

Керосин, сода, шикәр комына бор кислотасы кушып болгатылган катнашма да – кырмыскаларга каршы яхшы чара.  Шулай ук аларга каршы кайнап торган су һәм көл сибәргә мөмкин.


Фикер өстәү