«Кредитсыз да тормыш бар»: ни өчен россиялеләр әҗәткә акча бирми башлаган?

Бурычлы үлмәс, бурычсыз көн күрмәс. Әлеге мәкальнең сүзләрен үзгәртергә туры килмәгәе. Белгечләр әйтүенчә, ил халкының акча тотуга мөнәсәбәте үзгәргән. Былтыр банкта кредит рәсмиләштерүчеләр саны өчтән бер өлешкә диярлек кимегән әнә. Бурычка да алмыйлар, үзләре дә бирмиләр. Сораштырудан күренгәнчә, россиялеләрнең яртысы диярлек әҗәткә акча бирми башлаган. Хәтта туган-тумачага да. Без әле кая барабыз? Әлеге сорауга җавапны «ВТ» хәбәрчесе дә эзләде.

Кредитсыз да тормыш бар

Казанда яшәүче Илнар Газизуллин узган ел азагында гына биш ел буе түләгән куллану кредитын япкан. Моннан ары банкларга борылып та карамыйм, ди ул.

– Шәһәр янындагы бистәдә йорт салганда кирәк-яракка дип банктан 700 мең сум кредит алган идек. Бик тынгысыз вакытка эләктек. 6,5 процент белән бирелгән кредитны ахыр чиктә 14 процент белән түләп бетердек. Алганның ярты бәясен өстәп түләдем. Юрганыңа карап, аяк сузарга кирәк икән. Бүген беркемгә дә ышаныч юк. Шуңа күрә моннан ары бурычка яшәмәячәкмен, – ди гаилә башлыгы.

Былтыр илдә яшәүчеләр 12,5 миллион тапкыр куллану кредиты алган. Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматлары шул хакта сөйли. Алдагы ел белән чагыштырганда, банкка мөрәҗәгать итүчеләр саны 27 процентка кимегән, ди белгечләр. Алдан ук шунысын искәртик: сүз көнкүреш һәм шәхси кирәк-яраклар өчен алынган акча турында бара. Куллану кредитын былтыр күбрәк Мәскәү (715 мең тапкыр), Мәскәү өлкәсе (608 мең тапкыр) һәм Краснодар краенда (476 мең тапкыр) рәсмиләштергәннәр. Беренче бишлеккә Башкортстан һәм Санкт-Петербург та эләккән. Татарстан – алтынчы урында. Узган ел республикада яшәүчеләр 416 мең тапкыр куллану кредиты рәсмиләштергән.

Аның каравы без – көнкүреш кирәк-яракларына дип әҗәткә акча алучылар иң күп кимегән төбәкләр арасында. Банкларны читләтеп узучылар Самарада күбрәк. Биредә куллану кредитын рәсмиләштерүчеләр саны бер елда 28,4 процентка азрак теркәлгән. Беренче өчлектә Ставрополь крае (–28,2%) һәм Волгоград өлкәсе (–27,9%) дә бар. Татарстанда исә бурычка керүчеләр 27,2 процентка кимегән. Узган елның гыйнвар – сентябрь айларында республика халкы 62 миллиард сумлык куллану кредиты алган. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 40 процентка азрак.

Башкаладагы банкларның берсендә кредит белгече булып эшләүче Алисә Вафина әйтүенчә, халык кредит рәсмиләштерүгә саграк карый башлаган.

– Бурычка акча алу тәртибен сорап, кат-кат мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Болай эшләсәң, ничегрәк икән, дип киләләләр дә, уйларга кирәк, дип кире борылып чыгып китәләр. Аларны да аңлап була. Куллану кредиты ставкасы, килешү төзегәндә тәкъдим ителә торган иминият хезмәтләрен дә кертеп, 20 процентка кадәр җитә. Коронавируслы 2021 елда да ул 12–14 проценттан артмады. Иртәгәге көнгә ышаныч булмагач, сабыр итүне кулайрак күрәләр, – ди белгеч.

Җиде кат үлчәп аласы

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин сүзләренә караганда, икътисадый тотрыксызлык һәм мәгълүм вакыйгалар аркасында, халык акчаны артык әрәм-шәрәм итмәскә тырыша.

– Илдә үткәрелгән тикшерүләр дә шуны раслый. Махсус хәрби операция башланганнан бирле илдә кием-салым кибетләренә, кафе-рестораннарга йөрү, өйгә әзер ризык заказ бирү, такси һәм клининг хезмәтләреннән файдалану кебек өстәмә чыгымнардан баш тартучылар саны 58 процентка җиткән. Димәк, халык акчаны янга калдырырга тырыша. Акча янчыгына мөнәсәбәтне үзгәртергә мәҗбүр иткән тагын бер мөһим факт – илдә яшәүчеләрнең матди хәле начараю. Бәяләр артканнан-арта, ә хезмәт хаклары әллә ни үзгәрми диярлек, – ди белгеч.

Кесә ягы саегуны халыкның банкларга җыелган бурычы да дәлилли. Бөтен төр кредитларны исәпкә алып, ил халкының финанс оешмаларга 27 триллион сум (!) әҗәте бар, ди белгечләр. Бу – рекорд. Бурычлыларның яртысы диярлек – ипотека йөген тартып баручылар.

Банкротлык үзәге юристы Дмитрий Кочергин фикеренчә, әҗәтлеләрнең күбесе – томшыгын алса, койрыгы ябышкан, койрыгын алса, томшыгы ябышкан саескан кебек, бер бурычны ябарга дип икенчесен алучылар.

– Кая карама: урамдагы игълан такталарында да, телевизордан да гел «акча алыгыз» дип кенә торалар бит. Кредит рәсмиләштерүне бик җиңел эш итеп күрсәтергә тырышалар. Моның өчен документ та кирәкми, вакыт та бик аз таләп ителә, имеш. Нәтиҗәдә бер кеше биш кредит ала да бурычын түли алмас дәрәҗәгә җитә. Бурыч тозагына батучыларның күбесе – берсен түлим дип, икенчесен, алар өстенә өченчесен алучылар. Алар бу эшнең азагын уйламый. Узган елның беренче яртысында илдә яшәүче 120 меңнән артык кеше банкрот дип танылды, – ди юрист.

Ул арада банклар кредит рәсмиләштерергә теләүчеләрне иләктән үткәрә башлаган инде. Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына караганда, былтыр илнең финанс оешмалары бурычка акча алырга килгән һәр дүртенче кешегә генә уңай җавап биргән. Тәгаен әйтсәк, барлык гаризаларның 26 процентын хуплаганнар. Бер ел элек кенә әлеге күрсәткеч 33 процент тәшкил иткән. Әйтүләренә караганда, кредит рәсмиләштерүченең бурычын вакытында кайтара алу мөмкинлеген җентекләбрәк тикшерә башлаганнар.

Киләчәктә мошенниклар да чит кеше исеменә кредит рәсмиләштерә алмас, дип фаразлана. Россия Дәүләт Думасына әнә шундый эчтәлектәге закон проекты тәкъдим итмәкчеләр. Кырыгалдарлардан саклану өчен, Дәүләт хезмәтләре порталында махсус «тыю» төймәсе барлыкка киләчәк, ди. Бурычсыздан бурычлы булып калырга теләмисең икән, махсус кушымтага рәхим ит.

Мә, туганым, 16 мең

«SuperJob порталы үткәргән сораштырудан күренгәнчә, россиялеләрнең 23 проценты, бик кирәк булса, банктан бурычка акча алырга әзер. Ә менә респондентларның 55 проценты әҗәтле булып яшәргә теләми. Былтыр болай фикер йөртүчеләр 50 процентка да тулмаган. Бурычка акча алмау белән беррәттән, ил халкы әҗәткә акча бирергә дә ашкынып тормый. Респондентларның 44 проценты: «Бурычка акча бирмим», – дигән. Чагыштыру өчен: бер ел элек болай дип кырт кисүчеләр 30 процент тирәсе тәшкил иткән. Узган ел туганнарына һәм дусларына әҗәткә акча биреп торырга әзер булганнар саны да сизелерлек кимегән. Респондентлар моны тормыштагы тотрыксызлык белән бәйләп аңлаткан. «Кул белән биргәнне аяк белән алырга туры килә», – дип фикер йөртүчеләр дә шактый. Барыннан да бигрәк, эштәге хезмәттәшләргә ышанмыйлар икән. Сораштыруда катнашучыларның 30 проценты хезмәттәше алган бурычны бик озак көтәргә туры килүен әйткән. Әҗәткә бирергә мөмкин булган акчаның урача күләме дә билгеле. Илдә яшәүчеләр туганнарына – уртача 16 мең, дусларына 11 мең 500 сум акча биреп торырга әзер.

Психолог Венера Касыймова да бурычка акча бирмәвең хәерлерәк дип саный.

– Бу – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Тик хәләл көч белән эшләп тапкан акчаның кадерен белүчеләр мондый юлга барырга тиеш түгел. Әҗәткә акча өләшү ул начар гадәт кебек. Кыен хәлдә калган туганнарга, дусларга ярдәм итү теләге – бер нәрсә. Ә менә кеше алдында яхшатлы булып калу өчен генә бурычка акча бирүнең ике якка да файдасы юк. Сез әҗәт сораган кешегә, киресенчә, зыян гына саласыз. Бирүчеләре булганда, бурычка яшәргә күнеккән кеше алга таба да кул сузып йөреячәк. Бәлки, аңа акча эшләргә, мәсәлән, эшкә урнашырга ярдәм итәргә кирәктер. Үзең эшләп тапкан акча гына кадерле.

Тимур хәзрәт КАМАЕВ, «Ирек» мәчете имам-хатыйбы:

– Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә әҗәткә акча алу турында бер битлек аять бар. Башка андый озын аять юк. Ул безгә әҗәткә алганда-биргәндә шаһитлар булсын, ди. Ике шаһит кирәк. Биредә расписка мәсьәләсе дә күтәрелә. Дуслар булса да, мөселманнар булса да, кешенең нәфес дигән әйбере беркая да китми. Мөселманнарга карата Аллаһы Тәгалә әйтә: «Бурычка акча алганда ике шаһит булсын», – ди. Югыйсә, бизнесменнар еш кына син мөселман, мин мөселман дип, сүздә генә үзара килешеп эшкә керешәләр дә аннары мал бүлешә башлыйлар. Талашып, казыйга кадәр барып җитәләр. Андый хәлләр булмасын өчен, Аллаһы Тәгалә безгә чарасын биргән. Бурычка биреп тору ул – үзе бер савап. Син бит мөселман кардәшеңә ярдәм итәсең. Кемгә булышырга теләгәнеңне дә белергә кирәк. Мәсәлән, акча хәмергә тотылырга тиеш түгел. Мөселманның хәле авыр булуын күрәсең икән, әҗәтне гафу итү сөннәте дә бар. Имам Әгъзам Әбү Хәнифәнең дә тормышыннан китерелә бу мисал. Берәү аннан әҗәткә акча ала да, кайтарырга акчасы булмый. Оялып, күзенә күренмәскә тырышып йөри башлый. Әбү Хәнифә моны аңлап ала да, аны куып җитеп: «Мин синең әҗәтеңне гафу итәм», – ди. Бу саваплы эшләрдән санала. Кешене сәдакага өйрәтергә дә ярамый. Пәйгамбәребез (с.г.с) тормышында берәү бурычка акча сорап килгәч, ул аңа акча биреп, балта сатып алдырта һәм утын ярдырып, һөнәргә өйрәтә.

Бурычка акча кемнән аласыз?

Бурычка акча алмыйм 55%

Банктан 23%

Туганнардан 11%

Дуслардан 7%

Эштәге хуҗадан 1%

Хезмәттәшләремнән 2%

Башка җавап 1%

Бурычка акча кемгә бирәсез?

Бурычка акча бирмим 44%

Туганнарга 22%

Дусларга 21%

Хезмәттәшләремә 8%

Башка җавап 5%

Эльвира Вәлиева

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү