Бүген, 4 гыйнварда, Казан халкын нинди кызыклар көтә соң?
13 гыйнварга кадәр «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «КышДаКарФест» фестивале уза. Биредәге Яңа ел ярминкәсендә республика һөнәрчеләре, фермерлары үз продукциясен тәкъдим итә.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы да 10 гыйнварга кадәр театральләштерелгән тамашаларга, Кыш бабай һәм Кар кызы катнашындагы Яңа ел экскурсияләренә, уеннар, квестлар, мастер-класслар, иҗади дәресләргә чакыра. Кремль территориясендә урнашкан җиде музейның һәркайсы балалар һәм өлкәннәр өчен үзенчәлекле программа әзерләгән.
Моннан тыш:
Яңа елга багышланган чараларны Казан циркыһәм «Әкият» курчак театрына барып та карарга мөмкин. Тамашалар 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Казанның яшь тамашачы театрларында, Качалов театры, Камал театры һәм Тинчуринтеатрында да балалар өчен махсус спектакльләр күрсәтеләчәк.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов