“Милли кием” фестивале, гармунчылар парады, уникаль шигъри перформанс: Казанда Республика һәм Шәһәр көне ничек узачак?

30 август чаралары ПРОГРАММАсын шәһәр мэриясе хәбәр итте.

Шәһәр һәм Республика көнен бәйрәм итү 30 августта Ратушада Казанның Мактаулы гражданнарын хөрмәтләү тантанасы белән башланып китәчәк.

9:30 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда “Harley-Davidson” мотоклубының «Ике Кремль» фестивале старт алачак. Мото-фристайл программасында «Хитобои» төркеме катнашында рок-концерт булуы да көтелә. Мотоциклчылар колоннасы шәһәрнең 1 май мәйданына кадәр барачак. Мотойөрешне шәһәрнең үзәк урамнарыннан 15:00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.

10:00 сәгатьтә шәһәрнең һәр районында «Балачак шәһәре» проекты кысасында мастер-класслар, спорт ярышлары һәм концерт программалары белән үрелеп баручы бәйрәм чаралары планлаштырылган.

11:00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты бәйрәме башланачак. Бирегә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән меңнән артык катнашучы җыелачак. Елдагыча, гармунчылар катнашында Камал театры каршыннан Казан Кремленең Спас манарасына кадәр узачак парад булуы да көтелә.

12:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда «Милли кием» фестивале башланачак.

14:00 сәгатьтә Казан Кремлендә мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендә актуаль юнәлешләргә багышланган Tat Cult шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивале узачак.

Шул ук вакытта Иске Татар бистәсендә К.Насыйри урамында Россия һәм якын чит илләрдән килгән 600дән артык җырчы һәм биюче катнашында «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивале узачак.

14:00 сәгатьтә Казан ипподромында да чаралар башланачак. Программада Татарстан Республикасы Президенты һәм Казан Мэриясе призына ярышлар, күңелле концерт программасы һәм кыйммәтле бүләкләр уйнату каралган.

Кичке программа Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында оештырылган «Казан тавышлары» дип исемләнгән яңа проектннан башланачак. 19:00 сәгатьтә шәһәр Мэриясе бинасында Казан театрлары артистлары уникаль шигъри перформанс тәкъдим итәчәк – алар балконнарда рус һәм татар шагыйрьләренең иң танылган әсәрләреннән өзекләр укыячак.

20:00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан оештырылган «Казан көзе» опера фестивале узачак.

17:00 сәгатьтән «Казан» гаилә үзәге янында зур бәйрәм концерты программасы башланачак. Анда танылган җырчылар: Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Brainstorm һәм Cream Soda төркемнәре катнашуы көтелә.

Республика һәм Шәһәр көннәренә багышланган чаралар 22:00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендәге бәйрәм салюты белән тәмамланачак.


Фикер өстәү