ТР җитәкчелеге Әгерҗенең элеккеге башлыгы вафат булуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Россия, Татарстан, Марий Эл һәм Чувашиянең атказанган транспорт хезмәткәре, Әгерҗе районының элеккеге башлыгы Иван Белов 68 яшендә вафат булды. ТР җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә, диелә республика җитәкчелеге тарафыннан мәрхүмнең туганнары һәм якыннарына юлланган кайгынамәдә.

Иван Белов 1953 елның 6 августында Татарстанның Теләче районы Ключищи авылында туган. Алатырь тимер юл техникумын, соңыннан Бөтенсоюз тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлаган.

1994 елда Иван Белов Әгерҗе районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнә. Ул эшләгән чорда муниципалитетта күп кенә социаль-мәдәни объектлар төзелә, авыл торак пунктлары инфраструктурасы үсеш кичерә, агросәнәгать комплексының өстәмә куәтләре булдырыла.

Үз эшчәнлеге, республика һәм илнең тимер юл тармагын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Иван Белов II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале, «Фидакяр хезмәте өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнә, «Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәре», «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре», «Чувашия Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре», «Марий Эл Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә, «Мактаулы тимерьюлчы» исеменә лаек була.

«Иван Алексеевич Беловка югары профессиональлек, үзенә һәм үз кул астында эшләүчеләргә карата таләпчәнлек, кушылган эш өчен җаваплылык хисе, кешеләргә карата игътибарлы һәм сак мөнәсәбәт кебек сыйфатлар хас иде. Эшлеклелек һәм кешелек сыйфатлары аңа коллегалары һәм республика җәмәгатьчелеге арасында лаеклы дәрәҗә, танылу һәм зур хөрмәт алып килде», — диелә телеграммада.

Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев имзалаган.


Фикер өстәү