Рөстәм Миңнеханов яңа «Кече Чайково күле» паркын төзекләндерү белән танышты

Рөстәм Миңнеханов яңа «Кече Чайково күле» паркын төзекләндерү белән танышты, дип хәбәр итә Татарстан Президент матбугат хезмәте.

Чарада Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин катнашты. Парк 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе янында урнашкан. «Кече Чайковое озеро» медучреждение пациентлары һәм якын-тирә йортларда яшәүчеләр тарафыннан ял һәм җәяү йөрү урыны итеп кулланыла. Рөстәм Миңнеханов яңа шәһәр пространствосы территориясен карап чыкты. Күл тирәсен төзекләндерү барышында уңайлы җәяүлеләр юллары булдырылган. Махсус җиһазлар белән спорт зонасы, арт-терапия зонасы, аэроинотерапия, фитотерапия, терренкур, бакча, балалар мәйданчыгы һәм медиапирс, мастер-класслар үткәрү зонасы җиһазландырылган. Рөстәм Миңнеханов паркка килүчеләр белән аралашты, пациентларны реабилитацияләү буенча чараларны оештыру белән танышты, шулай ук 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары белән дә очрашты.


Фикер өстәү