Рөстәм Миңнеханов Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175-нче номерлы гимназиясе  трансформациясен бәяләде, анда аның кушуы буенча капиталь ремонт ясалган. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов актлар залында һәм ашханәдә булды, керү урыннарын карады. Моннан тыш, китапханәдә аңа ремонт эшләрен үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Гимназиянең тышкы кыяфәте тулысынча үзгәргән, ә китапханә, төп функцияләрдән тыш, очрашулар үткәрү урыны, коворкинг зонасы булачак. Актлар залында зур эш башкарылган — идән, түшәмне яңартканнар. Тыштан Хәтер бакчасы эшләнә, ә 11 майда фаҗига булган сыйныф урынында ачык мәйдан булачак.
Татарстан Президентына сөйләүләренчә, узган ел мәктәптә 1037 укучы шөгыльләнгән, быел — 1054. 1 сентябрьдә парта артына беренче тапкыр 145 беренче сыйныф укучысы утырачак.


Фикер өстәү