30 август ПРОГРАММАСЫ: «Печән базары» фестивале, гармун моңнары, ат чабышы, Сергей Безруков белән Илсөя Бәдретдинова чыгышы да булачак

29-30 августта Шәһәр һәм Республика көннәрен билгеләп үтәчәкбез. Бәйрәм кысасында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да тантаналар узачак.

Күңел ачу кирәк, тик сәламәтлек беренче урында булырга тиеш. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин да әйтте:
– Бәйрәм ике көн ачык һавада узачак. Социаль дистанцияне тотуыгызны, үзегезне һәм якыннарыгызны саклавыгызны сорыйбыз. Бәйрәм шатлыклы хисләр белән узарга тиеш, – диде ул.
Барлык таләпләрне истә тотып, бәйрәм көнне ачык мәйданчыкларга – берьюлы 100дән, ә ябык мәйданчыкларга 50дән артык кешене җыймауларын, чарада катнашучыларның тән температурасын үлчәүне, медицина битлекләре киеп йөрүләрен таләп итәчәкләр.

ПРОГРАММА
Шәһәр көнен бәйрәм итү 29 августта Казан Ратушасында шәһәрнең Мактаулы гражданнарын хөрмәтләү тантанасы белән башланачак.

29 августта «Казан» гаилә үзәге территориясендә фудтраклар фестивале дә ачылачак. Монда ук 30 августта «Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлавың!» акциясе узачак, анда хәрби техника һәм кыр кухнясы күргәзмәсе булачак.

29-30 августта Иске Татар бистәсендә заманча татар мәдәниятенә багышланган «Печән базары» фестивале узачак.

30 август иртәсендә Г.Камал театры янында «Уйнагыз, гармуннар!» музыкаль перфоманс булуы көтелә. Шунда ук 13.00 сәгатьтә эшче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика иҗат фестивале концерт программасы башлана.

13.30 сәгатьтә Казан ипподромында традицион ат спорты бәйрәме узачак. Шунда ук Harley-Davidson клубы катнашучыларының «Кызыл Кремльдән – Ак Кремльгә» мотоузышының ябылу тантанасы үтәчәк.
14.00 сәгатьтә Казан Кремлендә бәйрәм чаралары TatCultFest шәһәр заманча мәдәният һәм сәнгать фестивале белән дәвам итәчәк. Фестивальдә 30дан артык җанлы чыгыш, хореографик номерлар кую планлаштырыла. Кремль территориясендә арт-объектлар урнаштырылачак, дизайн-маркет эшләячәк, балалар зонасы һәм фудкорт зонасы булачак. Елена Кравиц лейблы резидентлары – PTU дуэты хедлайнерлары, Мәскәүнең «Карт аяк» төркеме, татарча рок, KRAPIVA музыкаль проекты фестивальнең кунаклары булачак.

15.00 – 19.00 сәгатьләрдә К.Насыйри урамында «Казан сөлгесе» фестивале узачак.

15.30 сәгатьтә Кремль яр буе пирсында «ТАБА» этнопроекты узачак. Теләгән һәркемнең этномаркет кысасында яшь эшмәкәрләр продукциясенең күптөрлелеге белән танышу мөмкинлеге булачак.
Шулай ук 15.30 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәгендә зур концерт марафоны башлануы көтелә. Танылган җырчылар Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Niletto, Валерий Сюткин, «Дабро» төркеме, Сергей Безруков һәм «Крестный папа» төркеме кичке концертның хедлайнерлары булачак.

Казанлылар музыканы 19.30 сәгатьтә Игенчеләр сарае янында да тыңлый алачаклар, анда ачык һавада «Казан көзе» X классик опера фестивале узачак.

22.00 сәгатьтә Казансу өстендә симфоник оркестр уйнап торганда, Салават Фәтхетдиновның «Мин яратам сине, Татарстан» җыры астында бәйрәм салюты аттырылачак.

Казанда Шәһәр һәм Республика көннәрен бәйрәм итү чорында түбәндәге урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк:

29 августта 15.00 сәгатьтән 00.00 сәгатькә кадәр – С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр), «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка зонасы;
30 августта 07.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр – Ш.Мәрҗани урамы (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр).


Фикер өстәү