30 августта кайда нинди чаралар көтелә: гармунчылар парады, Ваһаповка һәйкәл, салют

Республика һәм Шәһәр көнен быел да киң колачлап бәйрәм итәргә җыенабыз. Программа ниләр белән сөендерә? Һәр кеше үз күңеленә хуш килгән  чараны таба алырмы? Матбугат очрашуында әнә шул хакта сөйләштеләр.

– Гадәттәгечә, бу көнне республика башкаласында һәм районнарында зур күңел ачу программасы әзерләнгән. Аны мөмкин кадәр төрләндерергә тырыштык. Традицион рәвештә һәр елны уздыра торган чараларыбыз да, яңалары да булачак, – диде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова.

Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итү елдагыча 30 августта Ратушада Казанның мактаулы гражданнарын хөрмәтләү тантанасы белән башланып китәчәк.

11:00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда традицион «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты бәйрәме башланачак. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев җитәкләгән йөрештә гармунчылар һәм артистлар, милли киемнәрдәге халык  шәһәрнең үзәк урамнары буйлап 1 Май мәйданына кадәр барачак. Бөтен республикадан һәм Россия төбәкләреннән меңнән артык гармунчы җыелачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда 13:30 сәгатьтә «Безнең заман» фестивале катнашучыларының гала-концерты башланачак.

11:00–22:00 сәгатьләрдә Меңьеллык паркында TatFuture цифрлы мәдәният бәйрәме, ә «Урам» экстрим паркында яшьләр өчен «Урам» музыка фестивале узачак.

13:00 сәгатьтә Казан Кремлендә мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендә актуаль юнәлешләргә багышланган Tat Cult шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивале узачак. Быел фестивальне үткәрү урыны үзгәргән. Ул Милли китапханә территориясендә узачак. Тагын бер яңалык: фестиваль беренче тапкыр ике мәйданчыкта – Милли китапханәнең каршында һәм арткы ягында узачак.

14:00 сәгатьтә Кабан күле буенда «Милли кием» фестивале башлана. Каюм Насыйри урамында 600 җырчы һәм биюче катнашында «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгать фестивале үткәреләчәк.

15:00 сәгатьтә Казан ипподромында ат спорты бәйрәме оештырыла.

Шулай ук, быел Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда халкыбызның мәшһүр җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачыла. Ваһапов фестивале лауреатлары концерт программасы да тәкъдим итәчәк.

Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сүзләренчә, Россия халыкларының мәдәни мирасы елында җәмгыятьтә гражданлык татулыгын үстерү һәм ярдәм итүгә бәйле чараларга зур игътибар бирелә. Ел саен уздырылучы «Минем йортым – минем республикам» фестивалендә быел 4000 гә якын катнашучыны көтәләр. Монда татар, рус, чуаш, мари һәм республикабызда яшәүче башка милләт вәкилләренең традицион мәдәниятләре тәкъдим ителәчәк.

18.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры һәм  Россиянең атказанган артисты Аида Гарифуллина чыгыш ясаячак.

17:00–22:00 сәгатьләрдә «Казан» гаилә үзәге янында зур бәйрәм концерты узачак. Тамашаның төп кунаклары – Филүс Каһиров, Uma2rman («Уматурман») төркеме һәм яшь башкаручы Ваня Дмитриенко.

Республика һәм Шәһәр көненә багышланган чаралар бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

                                                                                          Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү