Нәрсә? Кайда? Кайчан? 30 августта Казанда булачак бәйрәм чаралары ПРОГРАММАСЫ

Август аен йомгаклау, җәй белән хушлашу гына түгел. 30 августта Татарстан халкы, кунаклар Республика һәм шәһәр көнен билгеләп үтәчәк. Елдагыча зурлап: җыр-бәйрәм, уен-көлке, салют белән!

Бәйрәм күчтәнәче

– 1983–1986 елларда ТАССР Югары Советы президиумы рәисе булып торган Әнвәр Баһаутдинов истәлегенә мемориаль такта ачылачак. Аны Маяковский урамы, 19 нчы йорт адресы буенча урнашкан йорт фасадына урнаштырачаклар.

– «Светлая Долина» торак комплексы территориясендә Нокса елгасы яр буенда күптән көтелгән парк ачылачак. Шушында ук концерт та булачак.

Спортка да урын бар

– Горький исемендәге паркта спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең һәм спорт ветераннарының традицион җиңел атлетика кроссы, шахмат турниры, башка төрле ярышлар, 13 яшьтән 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында 3х3 баскетбол уены оештырыла.

– Татарстан Рәисе чакыруы буенча бу көнне Казанга Олимпия чемпионы Евгений Плющенко командасы килә. Якыннары хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган гаиләләр өчен «Татнефть Арена»да боз тамашасы күрсәтеләчәк.

Әйлән-бәйлән һәм бәйрәм

– «УРАМ» экстрим-паркында музыка фестивале була. Фестиваль иртәнге 10нан кичке 10га кадәр дәвам итәчәк.

– Кабан күле яр буенда сәгать 12дә «Милли кием» фестивале башланачак.

– 13.00 сәгатькә Казан Кремле мәйданчыгында Tat Cult Fest фестивале башланачак. Заманча альтернатив музыка сөючеләрне биредә көтеп калалар.

– Көндез Казан ипподромында ат чабышлары көтелә.

– Камал театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале һәм флешмобы узачак. Гармун көйләре астында музыкантлар һәм артистлар шәһәр урамнарын әйләнәчәк. Алар үзәк урамнардан Беренче Май мәйданына кадәр барачак. Башлана – 11.00 сәгатьтә.

– Кичен Игенчеләр сарае каршында «Казан көзе» опера фестивале ачыла. Классик әсәрләр тыңларга яратучыларны 19.30 сәгатькә чакыралар.

– «Казан» гаилә үзәгендә бәйрәм программасы 12.00 сәгатьтә башлана. 17.00дә Казан шәһәр филармониясе солистлары, Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин чыгышлары көтелә. Кич исә концертны Мәскәү кунаклары дәвам иттерәчәк. Халык алдында Клава Кока һәм Jony чыгыш ясаячак. Монда ук «Ак барс» хоккей клубының яңартылган составын тәкъдим итү дә булачак. Сүз уңаеннан, ике җырчы да – команданың шәһәргә бәйрәм бүләге.

– 22.00 сәгатьтә Казансу өстен музыкаль фейерверк бизәячәк. Аны хәтта «Болгар радиосы» ешлыгына кушылып ишетергә мөмкин. Шулай ук ТНВ каналында трансляция дә планлаштырылган.

Күңел ачу мәйданчыкларында сәүдә дә гөрләячәк. Әлбәттә, башкала юлларын ябу да каралган. Шуңа күрә халыкны юл хәстәрен алдан күрергә өндиләр. Моннан тыш, салют тәмамланганнан соң, тамаша урыннарыннан өстәмә автобуслар китәчәк. Метро да соңга кадәр эшләячәк.

Татарстанның башка район-шәһәрләрендә дә бәйрәм чаралары көтелә. Китапханә, мәдәният йортларында концерт, күргәзмә, интерактивлар оештырылачак. Кыскасы, беркемгә беркайда күңелсез булмаячак! Бәйрәм үзебезнеке!

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү